tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиянең “Яңарыш” газетасы: Булдырдың, Диләрә!
Удмуртиянең “Яңарыш” газетасы: Булдырдың, Диләрә!

Удмуртиянең “Яңарыш” газетасы: Булдырдың, Диләрә!

16 ноябрьдә Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында Халыкара “Татар кызы-2018” конкурсының финалы үтте. Матурлыкта, уңганлыкта, телне, гореф-гадәтләребезне белүдә Россия төбәкләреннән һәм Австриядән, Литвадан, Казахстаннан килгән 14 кыз көч сынашты. Удмуртия данын быел “Татар кызы” конкурсының республика этабында җиңгән Диләрә Гыйльметдинова яклады һәм җиңү яулады!

Матурлык конкурсы гынамы?

Былтыр Уфада узган финалда җиңүче — Казан кызы Гөлназ Гатина иде. Конкурс кагыйдәләре буенча, таҗ кайсы төбәктә, бәйгенең финалы да шунда үтә. Афәрин, оештыручылар ныклап әзерләнгән. Бәйрәм башланганчы фойеда җыр-моң яңгырап торды, кунаклар кызлар белән фотосурәткә төштеләр. Яшьлекнең үзе кебек матур бәйрәм иде бу.

Конкурсны Г. Камал исемендәге театр артисты Ришат Әхмәдуллин белән К. Тинчурин исемендәге театр артисты Резедә Сәләхова алып барды. Бәйрәм башында катнашучыларны һәм кунакларны тәбрикләү өчен сүз Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Вәсил Шәйхразиевка бирелде. “Татар кызы” бәйгесен матурлык бәйгесе дип кабул итмәскә кирәк. Әлеге бәйгедә беренче урынга эчке гүзәллек чыга. Без еш кына әниләребезне, әбиләребезне искә алабыз. Әниләр биргән тәрбия белән бергә гаилә кыйммәтләрен аңлау, өлкәннәрне хөрмәт итү, үз-үзеңне дөрес тоту кебек сыйфатлар да барлыкка килә. Бүген без Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең тормыш иптәше Сәкинә Шәймиеваны соңгы юлга озаттык. Әлеге кайгылы хәбәрне алгач, финал өлешен башка көнгә күчерү турында да уйлаган идек. Тик килгән кунаклар арасында чит ил вәкилләре дә булгач, ә театрда башка көннәр буш булмаганлыктан, конкурсны күчермәскә дигән уртак карарга килдек. Сәкинә Шакир кызы бүгенге кызларга үрнәк. Әгәр дә хатын-кыз үзенең халкын, балаларын, гаиләсен, туганнарын, ирен Сәкинә ханым кебек ярата, хөрмәт итә, аларга терәк була белә икән, аның гаиләсе чып-чынлап бәхетле була”, — диде ул үз чыгышында. Бәйрәм бер минутлык тынлык белән Сәкинә Шәймиеваны искә алудан башланды.

Халыкара «Татар кызы» кон­кур­сының Президенты Лена Колес­­никова да проектның асылы кемнең матуррак икәнен белүдә түгеллегенә басым ясады. «Чиләбе өлкәсендә башланып, 2015 елда Бөтенроссия статусын алган, ә 2016 елдан Халыкара дәрәҗәсенә күтәрелгән “Татар кызы” проекты бүген Бөтендөнья татар оешмалары арасында киң танылган искиткеч матур бәйгеләрнең берсе булып тора. Ул телебезне, гореф-гадәтләребезне, халкыбызның гүзәл сыйфатларын, горурлык хисләрен, гомумән, милли яшәешебезне бөтен тулылыгы белән гәүдәләндерә алучы чара. Быелгы бәйге бигрәк тә үзенчәлекле. Чөнки ул беренче тапкыр Татар-стан Республикасында — мәркәзебез Казанда үтә. Бу — бөтен дөньяга сибелгән татар яшьләре өчен үзара аралашу, дуслашу мөмкинлеге дә. Бәйгебез халкыбызның чиксез бай мирасына, рухи тәҗрибәсенә яшьләрнең игътибарын җәлеп итеп, катнашучыларның милли белемен арттыра, милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыта, буыннарны берләштерә. Димәк, бу проектның киләчәге өметле», — диде ул саф татар телендә.

Кызларга бәя бирүче хөкем­дарлар арасында Татарстан Республикасының атказанган ар­тис­ты Рөстәм Асаев, Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Данис Шакиров, Татарстанның халык артисты Айрат Хәмитов, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров, Г. Кариев исемендәге театрның баш режиссеры Ренат Әюпов, Г. Камал театры артисты Фәнис Җиһаншин бар иде.

Милли костюмнар, биремнәр һәм кызлар

«Татар кызы — 2018» финалында катнашучы кызлар Ижау, Оренбург, Красноярск, Санкт-Петербург, Мәскәү, Чиләбе, Ульяновск һәм башка шәһәрләрдән, шулай ук Австрия, Литва, Казахстан илләреннән килгәннәр иде.

Конкурс барышында кызлар бию ягыннан да, җыр ягыннан да сыналдылар. Ай-һай, чибәркәйләрнең иң сәләтлеләре, булганнары гына җыелган диярсең! Һәрберсе дә мактауга лаек. Сынатмадылар, берничә сәгать дәвамында сәхнәне тотты алар. Оештыручыларның кызлар белән ныклы эш алып барганнары, аларны финалга тырышып әзерләүләре күренеп тора иде. Катнашучыларга махсус тегелгән милли күлмәкләрнең матурлыгы, аларның бизәкләргә бай булуы, зәвык белән эшләнүе дә игътибардан читтә калмады.

Әлбәттә, конкурс җыр белән биюдән генә тормады. Кызларның зирәклеген дә тикшерделәр. Мәсәлән, бер бирем буенча кызлар биючеләр күрсәткән тугыз биюнең кайсы төбәккә каравын билгеләргә тиеш иде. Кызларның җавапларын жюри әгъзаларына тапшырдылар. Тик ни өчендер кемнең нинди җавап биргәнен жюридан кала башкалар белми дә калды. Финалистлар халкыбыз йолаларын да сәхнәләштерделәр: каз өмәсе күренешен күрсәттеләр.

Тагын бер бирем буенча кызлар туган шәһәрләре, анда яшәүче татарлар турында сөйләделәр. Шулай ук танылган шагыйрьләрнең шигырьләрен сөйләп тә туган телне никадәрле камил белүләрен күрсәттеләр. Мине чит илдән килгән кызларның саф татарча сөйләшүләре таң калдырды. Югыйсә, үзебезнең илдә яшәп тә туган телләрен белмәүче, аны өйрәнергә дә теләмәүче татарлар җитәрлек. Менә яшьләргә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк!

Бәйрәм барышында югары сәнгать үрнәге күрсәтелде. Кемнәргәдер ошап җитмәсә дә, концерт чыннан да затлы иде. “Яңа музыка” камера оркестры чыгышын һәм Екатерина Наватова белән Артем Белов балетын, “Татар моңы” конкурсы лауреатлары башкаруындагы җырларны – тамашачыларның күбесе яратып кабул итте.

Җиңү!

Ниһаять, бәйрәмнең иң дулкынландыра торган тантаналы өлеше дә җитте. Иң элек катнашкан һәр 14 кызга да 14 номинация бирелде. Ижаудан Диләрә Гыйльметдинова “Иң нәзакәтле кыз” исеменә ия булды. Вәсил Шәйхразиев әйтүенчә, сәхнәдә басып торган һәр кызны да җиңүче дип атарга мөмкин. Тик җиңүче берәү генә була. “Татар кызы — 2018” исеме язылган ак конвертны Вәсил Шәйхразиев ачарга ашыкмады. Иң элек ул финалист кызларның әти-әниләренә рәхмәт әйтте: “Кызларның әлеге сәхнәдә басып торуларында сезнең өлешегез гаять зур. Мондый кызларыбыз булган чакта, татар милләте мәңгелек булачак. Алар безнең өчен үрнәк булып торалар. Гореф-гадәтләребез, милли киемебез, ризыкларыбыз, динебез сакланып, буыннан-буынга күчәрләр”. Һәм, ниһаять җиңүченең исемен атар вакыт җитте. Залда бер мизгелгә тынлык урнашты. “Татар кызы-2018” конкурсында җиңү яулачы — Удмуртиядән Диләрә Гыйльметдинова!!!

Җиңү! Әлеге сүзләрдән соң республикабыздан килгән 60 кешелек делегация бөтен залны гөрләтте. “Иң зур рәхмәтләремне әти-әнием, әби-бабай, оештыручылар, сезгә әйтәсем килә”, — диде Диләрә шатлыктан күз яшьләрен тыялмыйча. Аңа Златоуст осталары ясаган таҗ һәм «Лада Гранта» машинасы бирелде. Шулай ук киләсе елда Халыкара “Татар кызы — 2019” конкурсы финалын Ижау кабул итәчәк. Нинди зур горурлык, сөенеч, шатлык! Булдырдың, Диләрә! “Конкурска әти-әнием, якыннарым, дус­ларым һәм бөтен Ижау белән әзерләндем. Финалга кадәр дә, финалда да үземне гадәттәгечә тоттым. Репетицияләрдә ныклап әзерләндек. Тик “Татар кызы” исемен бер ел гына йөртү дөрес түгел. Мин татар гаиләсендә туып-үстем, туган телемне, мәдә­ниятебезне, сәнгатебезне, гореф-гадәтләребезне яхшы беләм. Кичә дә, бүген дә, 20 елдан соң да мин татар кызы булып калачакмын”, — диде ул конкурстан соң Ижауда күрешкәч.

Удмуртиядә “Татар кызы” республика конкурсын әзерләүчеләрнең берсе Рушана Саттарова белән дә аралаштык. Диләрәнең җиңүендә аларның да өлеше гаять зур. “Бу җиңү Диләрәнең генә түгел, 2018 елда республика конкурсын оештыручыларның, педагогларның, гомумән, бөтен команданың уртак җиңүе. Әлбәттә, без бик нык шатландык, горурландык. Димәк, респуб-ликада “Татар кызы” конкурсын оеш­тыруыбыз юкка түгел. Әлеге зур хезмәтнең нәтиҗәсен без барыбыз да Казанда узган Халыкара конкурс финалында күрдек. Киләсе елда узачак республикакүләм конкурска да без хәзер ныклап әзерләнәбез, кызларны да җентекләп сайладык, декорацияләр булдыру, сәхнә кос­тюмнарын тектерү өчен иганәчеләр эзлибез. Казанга бару, анда алган хис-тойгылар алга таба эшләргә зур этәргеч булды”, — диде ул.

Киләсе елда Удмуртия Халыкара “Татар кызы-2019” конкурсының финалын лаеклы кабул итәр, ә Диләрә, үзе әйтүенчә, татар кызы исемен бер ел гына түгел, ә гомер буе горур йөртер дип ышанып калабыз.

Эльвира Хуҗина,
yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*