tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа шәһәренең Дим бистәсендәге 112-че Кавалерия дивизиясе музее балалар белән дуслыгын ныгыта
Уфа шәһәренең Дим бистәсендәге 112-че Кавалерия дивизиясе музее балалар белән дуслыгын ныгыта

Уфа шәһәренең Дим бистәсендәге 112-че Кавалерия дивизиясе музее балалар белән дуслыгын ныгыта

18 май көнне бөтен дөньяда «Музейлар төне» үтте. Уфа шәһәренең Дим бистәсендә урнашкан 112-че Кавалерия дивизиясе музее да бу вакыйгадан читтә калмады. Балаларны да, өлкәннәрне дә кызыктыра алган программалы әлеге чарада 74-нче балалар бакчасы да катнашты. Өстәмә белем бирү буенча педагог Фәйрүзә Хәсәншина җитәкләгән «Тамчылар» төркеме «Гармун уйныйм» шаян җыры белән кунакларның күңелен күтәрде.

– Әлеге җыр белән без районда үткәрелгән «Бәллүр микрофон» конкурсында Гран-при яуладык. Ул күпләрең күңеленә хуш килде һәм безне бик еш төрле чараларда катнашырга чакыралар, – ди Фәйрүзә Хәдимулла кызы.

Гомумән әйткәндә, 74-нче балалар бакчасы районда үзенең татар төркеме булуы белән хәм татар теленә чаралар үткәрүе белән киң билгеле. Бу чараларда тәрбиячелэр һәм балалар гына түгел, әти-әниләр дә актив катнашалар. Мәсәлән, тәрбияләнүчеләр белән «Карга боткасы» үткәрелгән булса, әниләр өчен Нәүрүз бәйрәме көнне «Ягез әле, әниләр!» чарасы оештырылган иде.

Бүген күптелле укыту – актуаль тема. Логопедлар һәм белгечләр фикере буенча, балачакта ике телдә тәрбия алган балага киләчәктә өстәмә телләр өйрәнү җинелрәк бирелә.

Рузил Имамов

Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*