tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Габдулла Тукай мәйданы булачак!
Уфада Габдулла Тукай мәйданы булачак!

Уфада Габдулла Тукай мәйданы булачак!

Әлеге мәсьәләне Уфа шәһәре Советы депутатлары Президиумы утырышында карады.

Г. Тукай исемен Уфа «Нур» татар дәүләт театры янындагы мәйданга бирергә тәкъдим ителә. Исем алыштыру турындагы мәсьәлә эшче комиссия утырышының көн тәртибенә кертеләчәк. Проектлар буенча карарлар 2020 елның 12 февралендә узачак утырышта кабул ителәчәк.

– Габдулла Тукайны республикада бик яраталар, – дигән иде республика Башлыгы Радий Хәбиров узган елда сөекле шагыйребезгә һәйкәл ачканда. – Республика Хөкүмәте йорты да Уфаның Габдулла Тукай урамында урнашкан, димәк, башкаланың төп урамы Тукай исемен йөртә. Аларның Мәҗит Гафури белән дуслыгы – ике халык арасындагы тирән хөрмәт билгесе. Бүген безгә Тукай кайтты, ул мәңгегә безнең белән булачак. Башкортстанга рәхим ит, бөек Тукай!

Инде хәзер мәйдан тотачак ул. Нинди күркәм яңалык! 

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*