tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада татар милли киемнәре күргәзмәсе ачыла
Уфада татар милли киемнәре күргәзмәсе ачыла

Уфада татар милли киемнәре күргәзмәсе ачыла

18 апрель көнне Уфа шәһәрендә «Башкортстан Республикасы Милли музее фондларыннан татар милли киемнәре һәм декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләре коллекциясе» дигән күргәзмә ачылачак

Күргәзмәдә милли кием-салым, ир-атлар һәм хатын-кызлар баш киемнәре, бизәкле аяк киеме, татар милли бизәнү әйберләре урын алачак. Мондый күргәзмә беренче тапкыр тәкъдим ителә.

Күргәзмә проекты музей коллекцияләре мисалында чигү, туку техникасы, аяк киемнәре эшләү, зәркән сәнгате турында белү мөмкинлеге бирәчәк һәм XIX — XX гасыр татар милли киемнәрендә чагылыш тапкан матурлык идеалларын күрсәтәчәк.

Күргәзмә ачылу Башкортстан Республикасында Татарстан Республикасы көннәре кысаларында уза.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*