tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә татар халык театрлары фестивале башланды
Ульяновск өлкәсендә татар халык театрлары фестивале башланды

Ульяновск өлкәсендә татар халык театрлары фестивале башланды

Ульяновск шәһәрендә Татарстанның атказанган артисты Барый Тарханов исемендәге татар халык театрларының төбәкара фестивале башланды. Үткән елларда анда өлкәнең авыл-районнарындагы мәдәният йортлары каршында эшләп килүче коллективлар гына катнашкан булса, быел әлеге чарада Татарстанның Апас, Буа районнары сәхнә осталары да үз спектакльләрен семберлеләргә тәкъдим итә.

Инде менә дүртенче ел рәттән театр сөюче семберлеләр гыйнвар аен көтеп ала. Чөнки һәр елда гыйнварның соңгы якшәмбесендә өлкәнең татар мәдәният үзәгендә театрлар фестивале башлана. Узган елларда анда ике –өч коллектив катнашкан булса, хәзер аның саны уннан артып китә.Тагын шунысын да әйтергә кирәк,быел биредә өлкә театрлары белән бергә Татарстан, Чувашстаннан да коллективлар да катнаша.

Фестиваль ачылган көннәрендә мәдәният үзәгенең фойесына килеп керүгә, тамашачы чын мәгънәсендә үзен театр дөньясына килеп кергәндәй хис итә. Бер почмакта узган елларда уйналган спектакльләрдә кулланылган декорацияләрдән, артистларның киемнәреннән һәм һәртөрле хуҗалык реквизитларыннан торган интерактив күргәзмә эшләп тора. Мондагы һәр нәрсәне кулыңа алып, борынгы сәке, урындыкларга утырып фотога төшәргә дә мөмкин иде. Аларны шәһәрнең “Киндяковка” мәдәният йорты каршындагы “Нур” татар театрына йөрүчеләр әзерләгән.

Үзәкнең икенче катында “Тормышның бер мизгеле” дигән фотокүргәзмә ачылды. Әлеге фотоларда дүрт ел дәвамында бу фестивальдә катнашкан коллективлар куйган спектакльләрдән күренешләр сүрәтләнгән. Андагы фотоларны караганда, үзешчән артистларның шул чаклы да табигый уйнавына, аларның сәхнәдәге халәтенә хәйран каласың.

Быелгы фествиальне ачу хокукы шәһәрнең “Киндяковка” мәдәният сарае каршында эшләүче “Нур” театрына бирелгән. Шунысын да әйтергә кирәк, узган елгы фестивальдә катнашып, әлеге үзешчән театр “Халык коллективы” дигән исемгә дә лаек булды. Өлкәнең танылган сәнгать остасы, таләпчән режиссер Җәмилә Мифтахова кыска гына вакыт аралыгында менә дигән бердәм коллектив туплый алды.

Дүртенче тапкыр узучы фестивальне ачу тантанасында катнашып мәдәният министры Евгенья Сидорова, татар халкының элек-электән театраль булганын һәм татар спектакльләре куелган тамаша залларының һәрчак тулы булуын искәртте.
– Узган елларда фестиваль барган көннәрдә бу сәхнәдә егермедән артык спектакль уйналып, аларда йөздән артык үзешчән сәнгать остасы катнашты. Әлеге спекатакльләрне 5000 тамашачы карады.

Төбәкнең мәдәният министры “Халык коллективы” исеменә лаек булган берничә татар үзешчән төркемгә таныклыклар тапшырды. Бүгеннән мондый зур исемгә лаек булган татар коллективлары тагын 5 кә артты. Татар үзешчән театрларының өлкә фестивале 27 нче март-Халыкара театр көнендә тәмамланачак.

Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*