tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновскида «Ак калфак»лылар бәлеш пешерде
Ульяновскида «Ак калфак»лылар  бәлеш пешерде

Ульяновскида «Ак калфак»лылар бәлеш пешерде

Казан арты – Татарстанның Балык Бистәсе районыннан безнең төбәккә килен булып төшкән Ләйлә Валиуллина-Хуҗяева «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасының актив әгъзасына әверелде. Кыска гына вакыт эчендә ул үзен уңган, бар яктан да килгән татар хатыны сыйфатында танытты. Без аның милли көйләребезне моңлы башкаруына hәм әдәби телдә матур итеп сөйләшүенә чиксез сокланабыз. Ә кышкы озын кичләрдә Ләйлә ханым оешмабыз активистларына татар халык ашларын пешерү серләрен чишә. Шәhәребездә яшәүче гүзәл затлар бер ел эчендә аңардан төрледән-төрле милли ризыклар әзерләргә өйрәнделәр. Тәгамнәр арасында безнең төбәктә күренмәгән аш-су да бар.

DSC01573Yткән атнада Ләйлә ханым «Ак калфак»лыларга яңа рецепт тәкъдим итте – казның баш-аягыннан бәлеш әзерләү буенча мастер-класс күрсәтте.

– Узган елда өлкәбезнең данлыклы пешекчесе Наилә ханым Ибятуллова гөбәдия hәм чәк-чәк әзерләү серләренә төшендергән иде. Бүген инде менә Ләйлә ханымнан бәлеш пешерергә өйрәндек. Квартал саен шундый мастер-класслар үткәрүне үзебезгә бурыч итеп куйдык. Чөнки татар хатын-кызлары уңган булырга, ә өстәлләре милли аш-судан сыгылып торырга тиеш,- диде «Ак калфак» рәисе Кәримә Алиуллина.

DSC01577Оешманың актив әгъзасы Фирдәвес ханым Мусина, Кәримә ханымның сүзләрен хуплап, апрель аенда тавык тутыру серләрен өйрәтергә вәгъдә итте.

Әлеге мастер-классны үткәрүдә матди ярдәм күрсәткән өчен «Ак калфак»лылар оешманың яңа әгъзасы Рима ханым Сафиулловага чын ихластан рәхмәт белдерделәр.

Рузия ХӘЛИМОВА.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*