tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Ерак көнчыгыш федераль округына барачак
Васил Шәйхразиев  Ерак көнчыгыш федераль округына барачак

Васил Шәйхразиев Ерак көнчыгыш федераль округына барачак

Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эш сәфәре белән Ерак көнчыгыш федераль округына барачак.

Сәфәр кысаларында Хабаровск шәһәрендә әлеге җирлектә эшләүче татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән очрашу көтелә.

Очрашу барышында төбәкләрдәге татар иҗтимагый берләшмәләренең эшчәнлеген камилләштерү,  Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы алдында торган бурычлар турында фикер алышу күздә тотыла.

Шулай ук Хабаровск краендагы  татар иҗтимагый оешмалары активы һәм Хабаровск крае хакимияте вәкиләре белән очрашу да көтелә.

Искәртеп үтәбез, Ерак Көнчыгыш округында – 39 503 татар яши:

  • Саха(Якутия) республикасы – 8 122;
  • Камчатка крае – – 2 374;
  • Приморье крае – 10 640;
  • Хабаровск крае  – 7 336;
  • Магадан өлкәсе – 1 415;
  • Сахалин өлкәсе – – 4 880.

Татар иҗтимагый оешмалары, җәмгыятьләре булмаган төбәкләр:

  • Амур өлкәсе – 3 406;
  • Еврей автоном өлкәсе – 879;
  • Чукотка автоном бүлгесе – 451.

 Фото mesto.ru сайтыннан алынды

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*