tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Хабаровск шәһәренә килде
Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Хабаровск шәһәренә килде

Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Хабаровск шәһәренә килде

Бүген, 21 февраль көнне, Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев эшлекле сәфәр белән Хабаровск шәһәренә килде.

Эш сәфәре кысаларында Милли шура рәисе Ерак Көнчыгыш федераль округындагы  татар иҗтимагый оешма җитәкчеләре белән һәм шулай ук Хабаровск краеның җирле татар активы белән очрашачак.

Шулай ук,  Васил Шәйхразиевның Хабаровск крае Хөкүмәте Рәисенең эчке сәясәт мәсьәләләре буенча урынбасары Виктор Марценко белән дә очрашу планлаштырылган.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*