tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев Ижауда Габдулла Тукай исемендәге 6 санлы гимназия белән танышты
Васил Шәйхразиев Ижауда Габдулла Тукай исемендәге 6 санлы гимназия белән танышты

Васил Шәйхразиев Ижауда Габдулла Тукай исемендәге 6 санлы гимназия белән танышты

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиевның Удмуртия Республикасының Ижау шәһәренә эшлекле сәфәре кысаларында Габдулла Тукай исемендәге 6 нчы санлы гимназиягә килде. Васил Шәйхразиевны милли киемнәрдән киенгән укучылар каршы алды, кунакны сәламләп, кызлар-малайлар татар биюе башкарды.

Агымдагы уку елында гимназиядә 678 укучы белем ала, аларның 222 укучы татар телен өйрәнә. Гимназия 1998 елда Азин урамындагы элекеге татар мәктәбе урынында ачыла. Әмма уку йортының бинасы бик кечкенә була – химия һәм физика кабинетлары җитми, спорт залы булмый һәм бу уку-тәрбия процессына тискәре йогынты ясый. Ата-аналар шикаятьләреннән соң ул 38 санлы мәктәп белән берләштерелә.

Тукай исемендәге 6 нчы санлы гимназия шактый гына уңышлары белән мактана ала. Гимназия казанышлары арасында – татар теле һәм әдәбияты буенча республика  олимпиадасында 7 җиңүче булу, татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара одимпиадада 7 укучының җиңү яулавы, татар теле һәм әдәбияты буенча төбәгара олимпиадада 4 призлы урын, “Тетар теле һәм әдәбияты буенча иң яхшы укытучы” бөтенроссия бәйгесендә җиңү һ.б.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*