tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный
Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный

Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны милләтнең иң зур горурлыгы дип саный

Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев татарча сөйләшүче балаларны иң зур горурлык дип саный. Аның сүзләренчә, татар халкы туган телен белгән оныкларым белән горурланам, дип яшәргә тиеш.

Васил Шәйхразиев балтачлыларны хөкүмәт исеменнән мөселман балалар Сабан туе белән тәбрикләде.

“Хөкүмәт исеменнән, Бөтендөнья татар конгрессы һәм шәхсән үз исемемнән сезне шушы – балаларның республика күләмендә үткәрелә торган мөселман Сабан туе белән тәбрик итәм. Сезгә уңышлар, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете телим. Балаларыгыз белән һәрвакытта да бәхетле булыгыз, әти-әниләрегез белән горурланып яшәгез. Без монда килгәндә, бер караганда, горурлык белән киләбез, икенче караганда, үзебезгә сорау бирәбез. Без бүген күп итеп милләт турында, үзебезнең телне саклап калу турында, дин турында сөйләшәбез. Һәм һәрберебез инде үзебездән: “Ә син үзең татар баласы буларак нәрсә эшлисең, дип сорыйбыз”, – диде Милли Шура рәисе.

Васил Шәйхразиев Җәлил хәзрәтнең кечкенә балалар белән Сабан туйны бик матур итеп ачып җибәрүен әйтте. “Бу балалар кулларын күтәреп дога кыла беләләр, укый беләләр. Шуңа күрә бар нәрсә дә безнең үзебездән башлана. Ә без дәүләт, дибез. Менә Балтач районының үзәгендә яңа гына татар мәктәбен карап кайттык, ачылачак мәдрәсәне дә карадык. Бөтен шартлар тудырылган. Без гел: “Татар халкы, чын мөселман булсын өчен, җиде буынын белергә тиеш”, – дибез. Моның өчен дә күп нәрсәләр эшләнгән. Без бүген үзебезгә: “Әби-бабамның татар телен белгәне белән генә түгел, оныкларымның татар телен белүләре белән гоурланам”, – дияргә тиешбез. Менә шушы Сабан туе безгә шундый мөмкинлек бирә. Иң зур горурлык – татарча сөйләшүче балалар”, – диде Васил Шәйхразиев.

Динә Йосыпова

tatar-inform.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*