tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыевның Рамазан ае башлану уңаеннан котлавы
Васил Шәйхразыевның Рамазан ае башлану уңаеннан котлавы

Васил Шәйхразыевның Рамазан ае башлану уңаеннан котлавы

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе В.Г. Шәйхразиевның Рамазан ае башлану уңаеннан котлавы

Кадерле дин кардәшләр, хөрмәтле мөселманнар!

Татар халкын милләт итеп саклап калуда һәм яшәтүдә Ислам диненең әһәмияте бик зур. Чөнки дин гореф-гадәтләребез, телебез, яшәешебез сагында торган иң ышанычлы көч булып тора. Үзен мөселман дип санаган һәр милләттәшебез Ислам диненең биш баганасын – шәһадәт, намаз, ураза, хаҗ кылу һәм намазны үтәп, үзенең ныклыгын, Аллаһыга карата рәхмәтен белдерде. Рамазан – мөселманнар өчен иң кадерле айларның берсе, чөнки бу айда дин кардәшләребез кояш чыкканан кояш батканчыга кадәр сый-нигъмәтләрдән, кешеләргә карата начар мөгамәләдән һәм рөхсәт ителмәгән башка эш-гамәлләрдән тыелып торалар. Ураза тоту кешенең әхлагын ныгыта, тыелган эшләрдән читләштерә, күңелләрне сафландыра.

Кадерле мөселманнар, дин кардәшләребез, сезне барыгызны да изге Рамазан ае башлану уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Тоткан уразалырыбыз кабул булсын, эшләгән изгелекләребезнең әҗер-савапларын күрергә насыйп итсен.

Ихтирам белән,
ТР Премьер-министры урынбасары,
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе
В.Г. Шәйхразыев

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*