tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Чувашстанның «Мишәр» ансамбле видеоклип премьерасын тәкъдим итә

ВИДЕО: Чувашстанның «Мишәр» ансамбле видеоклип премьерасын тәкъдим итә

Чувашстанның Урмай авылы мәдәният йортының «Мишәр» халык фольклор-эстрада ансамбле YouTube каналына үзенең “Сүгән яр” видеоклибын урнаштырган. Бу – премьера.

«Мишәр» ансамбле җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов әйтүенчә, клип Урмай авылында төшерелгән. Өлкәннәр ансамбльгә Балалар сәнгать мәктәбенең «Тамчы» балалар фольклор ансамбле дә кушылган.

Сюжет яшь һәм өлкәнәеп барган ике пар тирәсендә корылган. Яшь геройларны Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студенты Рәзилә Серенеева белән Яковлев исемендәге Чувашстан дәүләт университетының музыка факультеты студенты Азат Фәсхетдинов башкара. Өлкәнәйгән бәхетле парлар булып Гөлзинур һәм Нурислам Вахитовлар төшкән.

Клипта Балалар сәнгать мәктәбе педагогы Илдус Шәйдуллин, татар җырларын башкаручы Илнар Хисамов, авыл клубы хезмәткәрләре Вагыйзә Гыйбатдинва, Илсөяр Зиятдинова, Гөлфия Хәйретдинова һәм башкалар катнашкан.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*