tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Мәскәүдә яшәүче татар җәмәгатьчелеге Татар халкының үсеш стратегиясе турында

ВИДЕО: Мәскәүдә яшәүче татар җәмәгатьчелеге Татар халкының үсеш стратегиясе турында

Мәскәүдә яшәүче милләттәшләребез Татар халкы үсеше стратегиясе төзелү турындагы яңалыкны  шатланып, рухланып каршы алган. Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллегендә эшче төркем дә оештырганнар. Хәзер халыктан стратегиягә кагылышлы тәкъдимнәр кабул ителә. Аларны озакка сузмыйча туплап, Казанга юлларга җыенабыз ди, Татарстанның  Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Нәзиф Мириханов. Аның фикеренчә, стратегиядә төп игътибар заманча конкурентлы милли-мәгариф системаны булдыруга юнәлтелергә тиеш.  Татарга көчле белем бирүче мәктәп кирәк.

Мәскәү яны татар мөхтәрияте рәисе Фәрит Мохтасаров, иң зур мәсьәлә гаилә белән эшләү дип саный. Татарстаннан читтә яшәүче милләттәшләребез өчен гаиләдә телне саклауга кагылышлы методик кулланма булдырылсын иде, дигән тәкъдим белән чыга .

Фарис Харисов татар халкының үсеш юлын өйрәнү яклы. Нәрсә югалттык, ә нәрсәгә ирештек? Шуны барлап, анализ ясарга кирәк, ди ул.

Мәскәүнең Люблино районы татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Рәшид Сяпуков үзләрен борчыган проблеманы җиткерә. Халык санын алганда, татарлар милләте һәм тоткан дине нинди булуын курыкмый язсын иде, ди. Шул вакытта стратегияне тормышка ашыру, мәктәпләр, мәчетләр ачу белән дә авырлыклар кимер дип саный.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*