tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы
VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы

VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы

1-5 август көннәрендә Казан шәһәрендә VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Форумда халкыбызның телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынның милләтебезнең үзенчәлеген саклауда тоткан роле каралачак.

Әлеге чарада 30 чит илдән, 60 Россия төбәгеннән һәм Татарстан районнарыннан барлыгы 1000 делегат катнашуы көтелә. Форум программасы эчендә эшлекле очрашулар (пленар утырыш, дискуссион мәйданчыклар, проект сессияләрен уздыру көтелә), төрледән-төрле мәдәни-мәгълүмати һәм өйрәнү сәяхәтләре, шулай ук Казанның татар тарихы белән бәйле урыннарына бару, Арчада шәһәр көнендә һәм “Печән базары” фестивалендә катнашу күз алдында тотыла.

Анкетаны протокол нигезендә иҗтимагый оешмалар тарафыннан сайланган делегатлар гына тутыра

VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы
ПРОГРАММАСЫ
1–6 август 2018 ел

 

1 АВГУСТ (ЧӘРШӘМБЕ)

07.00-12.30 Катнашучыларның килүе, теркәлү. Тору урыннарына бару
(Универсиада авылы ур., 35)
12.30-13.00 “Казан” ММҮгә, “Дворянское гнездо” кафесына бару
13.00-14.00 Төшке аш (“Казан” ММҮ, Пушкин ур., 86; “Дворянское гнездо” кафесы, Лобачевский ур.,4)
14.00-15.00 Казанның 1000 еллыгы музее белән танышу (Пушкин ур., 86)
15.00-17.00 Казанның татар урыннары буенча экскурсия
17.00-17.30 “Казан” ММҮгә, “Дворянское гнездо” кафесына бару
17.30-18.30 Кичке аш (“Казан” ММҮ, Пушкин ур., 86;  “Дворянское гнездо” кафесы, Лобачевский ур.,4)
18.30-20.30 Округлар буенча эшлекле танышу (“Казан” ММҮ, Пушкин ур., 86)
20.30-21.00 Универсиада авылына бару

 

2 АВГУСТ (ПӘНҖЕШӘМБЕ)

07.00-10.00 Иртәнге аш (Универсиада авылы ур., 35)
10.00-10.30 «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгенә бару (Ершов ур., 1А)
10.30-11.30 Проектлар аллеясе («Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәге, Ершов ур., 1А)
11.30-13.30 Форумны ачу. Пленар утырыш («Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәге, Ершов ур., 1А)
13.30-14.00 “Казан” ММҮгә, “Дворянское гнездо” кафесына бару
14.00-15.00 Төшке аш (“Казан” ММҮ, Пушкин ур., 86;  “Дворянское гнездо” кафесы, Лобачевский ур.,4)
15.00-15.30 Универсиада авылына бару
15.30-18.30 Округлар буенча проектлар сессияләре:
1)    Идел буе ФО (Концерт залы холлы);                
2) Көньяк, Төньяк Кавказ, Себер, Ерак-Көнчыгыш ФО (аудитория – А107);
3) Татарстан (2нче кат фойесы);
4) Үзәк, Төньяк-Көнбатыш ФО (китапханә);
5) Чит илләр (аудитория – А106);
6) Урал ФО (китапханә)
(Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе, Универсиада авылы ур., 35)
18.30-20.00 Кичке аш (Универсиада авылы ур., 35)
20.00-21.30 “Калеб” кичәсе (Универсиада авылы ур., 35, концертлар залы)

 

3 АВГУСТ (ҖОМГА)

07.00-09.30 Иртәнге аш (Универсиада авылы ур., 35)
10.00-12.00 Дискуссион мәйданчыклар:
1) “Бизнес” (Концерт залы холлы);
2) “Тарихи хәтер” (аудитория – А107);
3) “Тел сәясәте һәм милли мәгариф” (2нче кат фойесы); 
4) “Яңа мәдәният” (китапханә);
5) “Татарстанның яшь илчеләре” (аудитория – А106);
6) “SMM һәм блогинг” (китапханә)
(Идел буе физик тәрбия, спорт һәм туризм академиясе, Универсиада авылы ур., 35, Концертлар залы)
13.00-14.30 Төшке аш (Универсиада авылы ур., 35)
14.30-15.30 Астрофизик, Россия фәннәр академиясе академигы, РФ дәүләт премиясе лауреаты Рәшит Али улы Сөнәев лекциясе (Универсиада авылы ур., 35, Концертлар залы)
15.30-18.00 Пленар утырышның дәвамы (Универсиада авылы ур., 35, Концертлар залы)
18.00-20.00 Кичке аш (Универсиада авылы ур., 35)
21.30-00.00 Концерт һәм бию кичәсе (Концерт-холл “Эрмитаж”, Фатыйх Әмирхан пр., 1Б)

 

4 АВГУСТ (ШИМБӘ)

06.30-10.00 Болгар шәһәренә бару*
10.00-12.30 Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы буенча экскурсия
12.30-13.30 Төшке аш
13.30-17.00 Арча шәһәренә бару
17.00-18.00 Кичке аш
(Арча үзәк стадионы)
18.00-21.00 Форум делегатлары катнашындагы концерт
(Арча үзәк стадионы)
21.00-22.00 Универсиада авылына кайту
*иртәнге аш ланч-боксларда автобусларда оештырылачак

 

5 АВГУСТ (ЯКШӘМБЕ)

07.00-10.00 Иртәнге аш (Универсиада Авылы ур., 35)
10.30-11.00 “Черек күл” паркына, “Печән базары” фестиваленә бару
11.00-20.00 “Печән базары” фестивале, дизайн-маркет (“Черек күл” паркы)
11.30-12.00 “Казан” ММҮгә, “Дворянское гнездо” кафесына бару
12.00-13.00 Төшке аш (“Казан” ММҮ, Пушкин ур., 86;  “Дворянское гнездо” кафесы, Лобачевский ур.,4)
14.00-16.00 Аша & Аралаш (татарча аш-су буенча мастер-класс)
16.00-18.00 Бию for you – хореограф Нигина Низамиевадан татар биюләре буенча мастер-класс
18.30-19.00 “Казан” ММҮгә, “Дворянское гнездо” кафесына бару
19.00-20.00 Кичке аш (“Казан” ММҮ, Пушкин ур., 86;  “Дворянское гнездо” кафесы, Лобачевский ур.,4)
20.00-20.30 Универсиада авылына бару

 

6 АВГУСТ (ДҮШӘМБЕ)

    Делегатларның китүе

10 Комментарии

  1. Добрый день! Большая честь участвовать на мероприятии!

  2. Очень рад побывать на таком глобальном мероприятии))

  3. Яратыпкына килям

  4. Исәнмесез! Минем исемем Динар. Мин Томск шахаренен делегаты.

  5. Привет хочу участвовать

  6. Оештыручыларга бик зур рәхмәт!

  7. Илсияр

    Всем организаторам и гостям мероприятия праздник Сабантуй на мои Родине в село Альменево.
    Огромное Вам Спасибо

  8. Вильдан

    Буду курировать мероприятие

  9. Вильдан

    Бик форумны көтәм

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*