tatruen
Баш бит / Яңалыклар / VIII Халыкара тюркологик конференция: “Төрки дөнья: тел, әдәбият, тарих һәм дин мәсьәләләре”
VIII Халыкара тюркологик конференция: “Төрки дөнья: тел, әдәбият, тарих һәм дин мәсьәләләре”

VIII Халыкара тюркологик конференция: “Төрки дөнья: тел, әдәбият, тарих һәм дин мәсьәләләре”

Казан федераль университетының Алабуга институтында Халыкара туган тел көненә багышланган  “Төрки дөнья: тел, әдәбият, тарих һәм дин мәсьәләләре” VIII Халыкара тюркологик конференция үтәчәк. Чараның үткәрү көне: 2016 елның 22 апреле.

Конференция эшендә галимнәр, югары уку йортлары мөгаллимнәре, дин белгечләре, методист-укытучылар, аспирантлар, фәнни дәрәҗә дәгъвалаучылар катнашыр дип көтелә.

Бу фәнни чараның максаты – төрки халыкларның телләрен, әдәбиятларын, тарихларын, гомумән мәдәниятларын өйрәнүдә туган мәсьәләләр, Ислам диненең төрки дөньяда тоткан урыны буенча фикер алышу, фикер туплау.

Конференция кысаларында төрки халыкларның тарихы һәм мәдәниятына кагылышлы гыйльми хезмәтләр күргәзмәсе, кулъязма китаплар һәм традицион татар зәрканчылыгы үрнәкләре күрсәтеләчәк, түгәрәк өстәлләр һәм дискуссион мәйданчыклар эшләяәчәк.

 

Катнашу шартларын һәм оештыручыларның контакларын нигезләдән укып белеп була (урыс телендә):

Тюркологик конф.2016 март

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*