tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшел Үзәндә яшь әти-әниләр өчен “Нечкәбил” клубының чираттагы җыелышы узды
Яшел Үзәндә яшь әти-әниләр өчен “Нечкәбил” клубының чираттагы җыелышы узды

Яшел Үзәндә яшь әти-әниләр өчен “Нечкәбил” клубының чираттагы җыелышы узды

Яшел Үзәннең  “Йолдызлык” прогимназиясендә яшь әти-әниләр өчен “Нечкәбил” клубының чираттагы җыелышы булып узды. Чарабыз, гадәттәгечә, балалар чыгышы белән башланып китте. Нәни артистларыбыз Абдулла Алишның “Ябалак алды бик яхшы сабак” әкиятен күрсәттеләр.

Татар теле тәрбиячесе, балалар бакчалары буенча “Ак калфак” оешмасы вәкиле Мөхәммәтҗанова Эльвира Рәмис кызы татар халкының милли киемнәренең үзенчәлеге турында сөйләп үтте һәм презентация күрсәтте. Бигрәк тә, заманча, модалы милли киемннәргә тәфсилләп туктады. Прогимназиянең тәрбиячесе Вәлиева Энҗе Мәгсум кызы тантаналы очракларда һәм гадәти көнкүрештә яулыкны бәйләү ысуллары буенча осталык дәресе күрсәтте.

Очрашуыбызның төп игътибары “Әтинең гаиләдә һәм бала тәрбияләүдә роле” темасына бирелде, төрле нокталардан яктыртылды. Эльвира Рәмис кызы халыкта элек-электән булган тәртипләре турында сөйләде. Татар гаиләләрендә ир-атлар кыен мәсьәләләрне хәл итүне үз өстенә алуы белән аерылып торган, бөтен җавалылык алар өстендә булган. Ләкин заманалар үзгәрә, хәзерге көндә әти белән әни арасындагыгы вазифалар бүленеше югалып килә. Гаилә әгъзаларының вазифалары турында Җәмигъ мәчетенең имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Гатауллин дин күзлегеннән чыгып сөйләде. Әлеге актуаль темага хәзрәтнең чыгышы бик файдалы булды. Яшь әти-әниләр зур игътибар белән тыңлап утырдылар, үзләре өчен бай мәгълүматны тупладылар.

Ә өлкән тәрбияче Спиридонова Диләрә Равил кызы психологик тренинг уздырды һәм бу темага атаклы психологларның карашларын җиткерде.

Очрашуыбызда төрле фикерләр яңгырады. Ни генә әйтсәк тә, бала холкына иң элек гаиләдә нигез салына. Сабый әти-әнисенең үзара мөнәсәбәтләрен күреп үсә, гадәтләрен, сөйләгән сүзләрен үзеннән-үзе күңеленә сеңдереп бара. Балаларыбызга игътибарны киметмик, аларга һәрвакыт үрнәк булып торыйк дигән уртак фикергә килдек.

Гөлинә Саттарова
“Ак калфк”оешмасы рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*