tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленә -10 ел
«Яшьлеккә  сәяхәт» ансамбленә -10 ел

«Яшьлеккә сәяхәт» ансамбленә -10 ел

Себер татар мәдәният үзәгендә “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесен, җырчыларын юбилейлары белән котладылар.

Роза Нәби кызы Яхинаны  өлкә милләтләр эшләре буенча  өлкә комитеты  баш белгече Вилдан Якупов Мактау грамотасы белән бүләкләде. Ветераннар ансамблен өлкә татар конгрессы мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова, өлкә себер татарлары автономия җитәкчесе Фәүзия Марганова, ТОГИРРО доценты Рафаэль Гадиев, ТРОО “Наследие” рәисе Луиза Шәмсетдинова, Төмән кунагы Рифкат Насыйбуллин Мактау грамоталарын һәм күчтәнәчләрен тапшырдылар.

Роза Яхинага Бөтендөнья татар конгрессының “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләр өчен” медален һәм бүләген БТКның этно мониторинг Үзәге җитәкчесе, галим Дамир Мәүләви улы Исхаков тапшырып:

”Сез башкарган эш бик тә әһәмиятле. Татарлар җырлаган вакытта – алар исәннәр. Сез сихри эчтәлеге булган җырлар башкарасыз. Себер татар кызларына багышланган җыр яңгыраганда безнең бабаларыбызның әрвахлары, рухлары да ул җырны тыңлагандыр”, -дип сөйләде чыгышында.

Котлау хатларын шәһәр милли мәдәни автономиядән Нурилә Шамратова,  шәһәр Думасы депутатлары Михаил Никитин, Андрей Ходосевич, шәһәр мәдәният һәм туризм департаменты белгече Наталья Залецкая Мактау грамотасын, себер татар мәдәният үзәге директоры  Гөлсинә Ташкеева  махсус бүләген, район хакимияте мәдәният бүлегеннән котлау  хатын  Нурхаят Шаһбанова, Светлана Костина җиткерделәр һәм җыр бүләген тапшырдылар.

Тамашачыларына яхшы таныш булган ансамбльсез  шәһәрдә бер генә дә милли мәдәни чара узмый. Үз тирәсенә 14ләп җырчыларны җыеп ансамбль халык, эстрада җырларын, үзешчән җирле шагыйрьләребезнең, композиторларыбызның иҗатын популярлаштыра. Аларның уңышлары да шактый. “Яшьлеккә сәяхәт” шәһәр, өлкә, регионара һәм халыкара бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулыйлар. Ветераннар ансамбленең уңышы-аларның моңлы тавышлы җитәкчеләре Роза Яхинаның, җырчылары: Мәхмүдә Әминова, Гөлҗиһан Закирова, Заһидә Бекенина, Лариса Җәмилова,  Сәхия Ишбулаева, Гөлнур Мусина, Камәрия Тимирова, Мәфрүзә Муртазина, Клим Садыйков, Сөнгатулла Бекенин, Азат Абдуллин, Хәсән Хучашевның  үз телләрен, мәдәниятен чиксез яратуда.  Репертуарларында булган  алтмышка якын җыр тамашачының күңелен күтәрә, уйландыра, кешеләрне шатландыра.

Роза апа: ”Безнең иҗатыбызның юнәлеше халык җырлары аркылы татар мәдәниятен, телебезне  саклау. Яшь буын татар җырларын ишетеп үссеннәр. Халык җырлары кешеләрне тирән уйга салдыра. Мәдәниятебез гөрләп торса милләтебез дә югалмас. Күп еллар ярдәмләшеп яшәгән Әминовлар, Бекениннар гаиләләренә, Рәшидә апа Бакиевага  рәхмәтләр әйтәсем килә. Быел Себер татар мәдәният үзәге директоры Гөлсинә Ташкеева безнең юбилейга яңа милли костюмнар тектерде, концерт программасын оештыруда ярдәм иттеләр. Бу костюмнарда  Мәскәү, Казан сәхнәләрендә дә чыгыш ясарга язсын,” – диде.

Өч сәгатькә якын барган үзенчәлекле  юбилей программасында шагыйрь-шагыйрәләребез Клара Кучковская, Сөнгатулла Бекенин, Хәлил Вагайлы башкаруында үзләре иҗат иткән шигырьләр яңгырады. “Мирас ”бию ансамбле, Тува Республикасының Атказанган артисты Гыйззат Әминов яңа биюләрен тамашачылар игътибарына тәкъдим итте.

Сәхнәдә концерт тәмамланганнан соң мәдәният үзәгенең икенче катында милли ризыклар тулы табын артында Коръән ашы узды. Хәйрулла хәзрәт Чаппаров исәнлеккә-саулыкка  багышлап, дөньяга  тынычлык теләп аятьләр укыды. Р.Н.Яхинаны узган юбилее белән котладылар, шигырьләр, җырлар яңгырады. Юбилей концертында чыгыш ясаучылар  “Яшьлеккә сәяхәт”ансамбленә яңа биеклекләр яулауларын теләделәр.

Римма Умитбаева, Тубыл

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*