tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яшьләр көнендә татар альтернатив музыкасы концерты
Яшьләр көнендә татар альтернатив музыкасы концерты

Яшьләр көнендә татар альтернатив музыкасы концерты

Беренче тапкыр 25 июнь – Яшьләр көнендә, Кремль яр буенда татар альтернатив музыкасы концертыузачак.
Концертта электрон музыка жанрында иҗат итүче башкаручылар чыгыш ясаячак– «TATARSIS» төркеме (электро), «Oscar & c7c5» төркеме (рок), Рәдиф Кашапов, Мубай .

Рәдиф Кашапов

Рус, инглиз, поляк, испан, француз телләре аһәңен татыгач, җырларында татар теленә тагын бер тапкыр гашыйк булган. Проектларының берсе Англиядә басылган, гитарасы Германиядә, Польшада, Латвиядә яңгыраган. 2015 елда Казан, Питер, Хельсинки, Мельбурн, Түбән Новгород студияләренда җыелган «Тамгалар» исемле тәүге альбомы чыккан. Хәзер икенче альбомны әзерли.

“Oscar & c7c5” төркеме

2013 елның азагында Оскар рок-төркеме барлыкка килде. Вокалист һәм җырлар авторы – Оскар Юнысов. Инди-рок, гараж рокы, блюз-рок яратучы, Роллинг Стоунз һәм Пи-Джей Харви фанаты. Башкорстанның Бирск шәһәрендә туган, музыка мәктәбендә баян юнәлеше буенча укыган. Башта рус телендә җырлар иҗат иткән, аннары татар телендә.

“Tatarsis” төркеме

Моннан тыш, татар фольклорына һәм заманча бию электрон музыкасына үзенең мәхәббәте белән аерылып торучы “Tatarsis” проектын тәкъдим итү дә көтелә. Әлеге проектның авторы, идеологы, композитор – Радик Сәлимов. Ул – заманча академик жанрларда иҗат ителгән, республикабызның алдынгы коллективлары һәм башкаручылары өчен музыкаль әсәрләр авторы.

Мубай

Казанлыларның һәм шәһәр кунакларының яраткан җырчысы. Аның музыкасы – татар халык хәм авторның үз җырлары гадәти булмаган интерпретациядә. Мубайның тавышы “тылсымлы төсмерләргә” ия. Зуля Камалова сүзләренчә: “…ул йөрәккә әкрен генә килеп керә һәм мәңгелеккә шунда урнаша. Аның тавышы җылы һәм җанлы. Һәм аны гел тыңлыйсы килеп тора”.

Яшьләр көненең программасы:

25 июнь, Кремль яр буе

12.00–16.00 Street Workout 2016 урам спорт төрләре буенча ачык турнир;
12.00–16.00 Спорт фотозоналары, интерактив викториналар һәм конкурслар, “Инстаграм” социаль челтәрендәге җиңүчеләрне бүләкләү;
18.00–20.00 Татар альтернатив музыкасы концерты

 

ftatar.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*