tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Яугир шагыйрь Фатих Кәримнең гомере өзелгән җирдә очрашулар
Яугир шагыйрь Фатих Кәримнең гомере өзелгән җирдә очрашулар

Яугир шагыйрь Фатих Кәримнең гомере өзелгән җирдә очрашулар

Һәр ел саен май аенда Калининград өлкәсендә бөек Җиңү көне белән беррәтттән яугир шагыйрь Фатих Кәримне  искә алу чаралары үтә. Быел татар шагыйренең каһарманлыгына һәм  бөек рухына багышланган чаралар гадәттәгедән зурлабрак, аерым көннәрдә үткәрелә. Чөнки гыйнвар аенда Россия язучылар берлегенең  Калининград  оешмасы Ф.Кәримгә багышлап “Йөрәгеңне кызганма, шагыйрь!” дигән әдәби конкурс игълан иткән иде. Бу башлангычка Татарстан язучылар Берлеге дә кушылып, әдәби конкурста җиңүчеләрне бүләкләү  чарасын бергәләп үткәрергә булдылар.

Пәнҗешәмбе көнне Калининград вокзалында Фатих Кәримнең кызы Ләйлә апа Кәримованы биредәге татар оешмасы вәкилләре, татар җәмгыяте ветераны  Гыйрфан Бахтияров, “Кардәшләр”  җәмгыяте рәисе Рамил Каюмов, Калининград язучылар оешмасы җитәкчесе Александр Малышев  һәм башкалар каршыладылар. Әтисенең иҗатын, тормыш юлын өйрәнүгә,  яшьләргә каһарманлык һәм иҗат тарихын аңлатуга күп көч салучы Ләйлә апа һәр ел саен май аенда Калининградка килә. Аның катнашлыгында Багратионовски районында Фатих Кәрим 1945 елның 19 февралендә һәлак булган урында һәм Багратионовски шәһәр бакчасында – шагыйрьнең җәсәде күмелгән һәм аңа һәйкәл куелган  мәйданда – һәрвакыт тантаналы искз алу чаралары үтә.

Быелгы бу чараларга Татарстан язучылар берлеге җитәкчесе Данил Салихов та килеп, әдәби конкурска йомгак ясауда катнаша. Җомга көнне Казан кунаклары Фатих Кәримнең гомере өзелгән урынга – Владимировка авылы басуына бардылар, шулай ук авыл мәдәният үзәгедәге музейда булдылар. Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Багратионовскида, Калиниград тарих һәм сәнгать музеенда шагыйрь Фатих Кәримне һәм сугыш кырында башларын салган башка яугирләрне искә алу,  әдәби конкурска йомгак ясау чаралары үтә.

  Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*