tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Язучылар һәм әдәбиятчылар Әдәби елга йомгак ясый
Язучылар һәм әдәбиятчылар Әдәби елга йомгак ясый

Язучылар һәм әдәбиятчылар Әдәби елга йомгак ясый

Татар әдәбияты галимнәре 2017 елгы яңа татар прозасына, шигъриятенә һәм драматургиясенә күзәтү ясарга әзерләнә.

Быел Татарстан Язучылар берлегенең Әдәби ел йомгакларында шигърият буенча филология фәннәре кандидаты Нурфия Йосыпова, проза буенча – филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллина, драматургия буенча филология фәннәре докторы Әлфәт Закирҗанов хисап тотачак. 2017 елгы рус телле әдәбият һәм сәнгати тәрҗемәләргә күзәтү белән педагогика фәннәре докторы Әлфия Галимуллина чыгыш ясар дип көтелә. Әдәби тәнкыйть буенча язучы һәм драматург, Татарстан китап нәшрияты редакторы Галимҗан Гыйльманов доклад әзерли. 2017 елгы балалар әдәбияты турында язучы һәм драматург Айгөл Әхмәтгалиева сөйләргә җыена.

Әдәби ел йомгакларының көн тәртибендә  Татарстан Язучылар берлеге рәисе, драматург Данил Салихов чыгышы, Чаллы һәм Әлмәт Язучылар оешмалары җитәкчеләренең еллык хисабы да каралган. Программада ел дәвамында уңышлы эшләүчеләрне котлаулар, бүләкләүләр дә каралган. Шулай ук Язучылар берлегенең яңа әгъзаларга кенәгәләр тапшырылачак.

Әдәби елга нәтиҗәләр ясауга багышланган утырыш 16 декабрьдә «Казан» милли-мәдәни үзәгендә үтәчәк.

http://mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*