tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Югары Симет авылындагы Шамиловлар нигезе

ВИДЕО: Югары Симет авылындагы Шамиловлар нигезе

Саба районында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының “Төп нигез” исемле чираттагы күчмә утырышының икенче эш көне Югары Симет авылында дәвам итте. Бу авылга килен булып төшкән Раушания апа Шамиловлар нигезен саклап калучы гаҗәеп хатын-кыз. Шамиловлар гаиләләре язмышы әдәби-музыкаль композиция ярдәмендә халыкка җиткерелде. Йорт хуҗасы Шамил бабай сугышта һәлак була. Улы Кавил гаилә корып йортта төпләнә. Әмма ачы язмыш җилләре 5 баласы белән аны ялгыз калдыра. Олы улына 11, кече улына – 2 яшь булаганда хатыны алтынчы баланы тудырганда якты дөнья белән саубуллаша. Балалар әни сорап йөдәткәч Ходайга тапшырып 35-37 яшьлек Буа районы кызы Раушанияне йортка хуҗабикә буларак алып кайта. Бу никахта ике бала туып кала. Әмма Кавил абый биш елдан үзе дә фани дөнья белән саубуллаша.

Раушания апа бер ялгызы җиде баланы төп йортта аякка бастыра. Аңа туганнары, авылдашлары олы терәк була, ярдәм куллары суза. Шуңа күрә дә бүгенге көндә Раушания апа авылда их кадерле, ихтирамга лаек Ак әби. Бәйрәмдә анасыннан ике яшендә калган улы Илһам “Үги ана түгел” дигән җырны башкарып күңелләрне тетрәтә.

Калфаклы кунакларга Раушания апа үзе теккән алъяпкычларны бүләк итә, кемнәргәдер өстәмә оекбашлар да эләгә. Бу очрашу бергәләшеп фотога төшү белән тамамлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*