enrutat
Баш бит / Үзбәкстанда бүген мәшһүр татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанине зурлыйлар
Үзбәкстанда бүген мәшһүр татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанине зурлыйлар

Үзбәкстанда бүген мәшһүр татар мәгърифәтчесе Шиһабетдин Мәрҗанине зурлыйлар

Бүген Үзбәкстанның Бохара шәһәрендә мәшһүр татар мәгърифәтчесе, фәлсәфәче, тарихчы, дин галиме, педагог, археолог, этнограф, көнчыгыш халыклар белгече Шиһабетдин Мәрҗанигә багышланган чаралар оештырыла. Анда Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев та катнаша.

Көн тәртибендә Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы һәм иҗатына багышланган түгәрәк өстәл янында сөйләшү. Ул тәмамланганнан соң, Татар галиме һәм мәгърифәтче хөрмәтенә мемориаль такта ачылачак.

Үзбәкстанга визит барышында Васил Шәйхразиев татар эшмәкәрләре Ассоциациясе вәкилләре белән дә очрашырга җыена.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*