enrutat
Баш бит / Зариф Бәшири – Капалда
Зариф  Бәшири  – Капалда

Зариф Бәшири – Капалда

Зариф Шәрәфетдин улы Бәшири (1888–1962) бөек Тукай белән бер заманда әдәбиятка килеп, үзенә лаеклы урын алган әдип. Габдулла Тукай, Фатих Әмирхан, Галиәсгар Камал, Сәгыйть Рәмиев, Галимҗан Ибраһимов, Мәҗит Гафури, Шәриф Камаллар белән замандаш кына түгел, алар белән якыннан таныш, дус, алар белән бер табында булган, татар әдәбияты һәм язмышы турында фикер алышкан шәхес. Берничә ел дәвамында З. Бәшири Казанда һәм Оренбургта чыга торган «Әльислах», «Йолдыз», «Вакыт» газеталарында, «Шура», «Чүкеч» журналларында эшли, үзенең мәкаләләре белән киң таныла. Аның чуаш халкы мәдәнияте турындагы талантлы, дәртле язмалары тирән кызыксыну тудыра. Билгеле әдипләр З. Бәширине Урта Азия якларына барырга өндиләр. «Шул яктагы казакъ, уйгыр-таранчы, кыргыз, үзбәк халыкларының тормыш вә гадәтләре, тел вә халык әдәбиятлары белән танышып, алар турында файдалы нәрсәләр язарга мөмкин бит», ‒ диләр. Шулай итеп, Зариф Бәшири Җидесу төбәгенә алдынгы татар зыялыларының вәкиле булып килә, үзе белән бергә татар халкының яңарыш дәвере орлыкларын китерә.

Зариф Шәрәфетдин улы 1914 елда Капалга килеп урнаша. Капалда ир балалар өчен 1870 елда салынган һәм кыз балалар өчен 1908 елда салынган татар мәктәпләре булган. Менә шул мәктәпләрдә З. Бәшири татар теле һәм әдәбиятын, татар халкының тарихын укыта башлый. Аның тормыш иптәше Вафия Миргали кызы кул һөнәренә, чигү-тегү эшләренә кыз балаларны өйрәтә.

З. Бәшири казакъ, уйгур халыкларының телен, әдәбиятын, фольклорын, тарихын тирән өйрәнә башлый. Ул Алатау итәкләрен, Кәтмән, Чалкөдә таулары култыкларын аралый, Элә суы, Чу елгасы, Иссык-куль ярларын гизә.

Йомгаклап шуны әйтергә кирәк: тугандаш халыклар арасына барып, шунда мәгърифәт, мәдәният орлыкларын чәчү, яңарыш идеяләрен тарату – татар халкының дәверләр, гасырлар дәвамында йөкләнгән вазыйфасыдыр, ул татарларның аеруча үзенчәлекле тарихи роле. Моны исбатлап йөзләрчә мисаллар китерергә булыр иде. Әйтик, татар әдипләренең практик материаллар нигезендә язылган китаплары да шушы фикергә дәлил булып тора ала; аның өчен ХХ гасыр башларында басылган берничә татар китабын атап үтү дә җитәр: Габделгазиз Монасыйповның «Таранчы кызы», Галимҗан Ибраһимовның «Казакъ кызы», Зариф Бәширинең «Чуаш кызы Әнисә» кебек әсәрләре. Татар һәм башкорт халкының уртак улы Әбүбәкир Диваев кебек Казакъстандагы байтак искиткеч мәгърифәтчеләрнең хезмәтләрен дә искә алсақ, татар мәгърифәтчеләренең, язучы һәм әдипләренең тугандаш халыклар хәтерендә мәңге сүнмәс эз калдыра алуларына шөбһә юк. Аларның фидакарь хезмәт эзләрен тарих тузаннары басмасын!

Без, бүгенге татар балалары, үткән буын кешеләренең эшләре белән горурлана алабыз, аларның иҗат юлларын өйрәнү, хезмәтләрен саклау һәм пропагандалау – безнең изге вазыйфабыз: үзенең тарихын һәм бөек шәхесләрен ихтирам итә белмәгән халык җир йөзеннән югала ул.

Казан университеты Фәнни китапханәсенең сирәк китаплар фондыннан алынган Тукайга мөнәсәбәтле мәгълүматлар да күп вакыйгаларның серен ачып бирә. Аларның арасында бөек шагыйрьнең вафат булуы уңае белән Казакъстанның Капал шәһәрендәге Тукайга мәфтүн булып баш игән шәхесләрнең тәгьзия кылып Оренбурдагы «Вакыт» газеты редакциясенә илткән хаты да бар. Габдулла Тукай 1913 елның 15 апрелендә Казан шәһәрендә вафат була. Бу хат исә Капалдан 18 апрельдә җибәрелеп, 20 апрельдә чыккан газета битләрендә игълан ителә. XX гасыр башларындагы арада бәйләнеш эшләренең кыен хәлдә булуын күз алдыбызга китерсәк, Тукайның Казан шәһәрендә вафат булган хәбәрнең казакъ җирендә тиз арада таралуы һәм тәгъзия кылып язылган хатның ерак өлкәдә нәшер ителә торган газета битендә кыска гына вакыт эчендә дөнья күрүе ике кардәш халык – татарлар белән казакъларның бик нык бәйләнештә булганын аңлата. Тәгъзия кылып язылган хатка Маманов, Турысбеков, Көсебаев, Есегелдин, Габдуллин, Атнабаев, Габдесаттаров, Җиһангиров, Ерзин, Мосагалиев, Фазылый, Садыйков, Тугесовлар имза салган.

«Бу шәхесләр кемнәр?» дигән сорау да килеп чыга, әлбәттә. Аларның казакъ илендәге зыялы җәмәгатъчелекнең вәкилләре, шул чактагы Капал өязенең данлы шәхесләре икәнлеген тарихи чыганаклар раслый. Мамановлар 1903–1904 елларда төзелгән «Мамания» мәктәбенең нигезен салган найман кабиләсенең матай ыруыннан чыккан Маман Калкабай улының әуладлары. Турысбеков исә Маманның оныгы, аның исеме Солтанкол, ул 1913–14 елларда Арасан-Капалның булысы (волость башлыгы), Мусагалиев исә казакъ зыялыларының билгеле вәкиленең берсе, «Мамания» мәктәбенең мөгаллиме. «Мамания»да татар мөгаллимнәренең эшләгәнлеге дә мәгълүм. Менә шуларның берсе – Файзрахман Җиһангиров. Ул Казан шәһәрендә туып-үскән, Төркияның Истамбул шәһәрендәге Дини академияне тәмамлаган. Капалда 1913–15 елларда сөргендә яшәгән казакъ эшлеклесе, юрист, язучы-публист Күлбай Тугесов: «Көсебаев белән Садыйков Капалдагы иң яхшы кешеләрдән иде», ‒ дип мактап яза. Ерзин исә XX гасыр башында Зайсан шәһәрендә яшәгән «Ерзин и К°» компаниясын оештырган, Зайсан экономикасының үсешенә өлешен кушкан билгеле эшмәкәр Хәлил Ерзинның, шулай ук Мәскәүдәге атаклы бай, Мәскәү мәчетен төзегән меценат – юмартларның юмарты Мөхәммәт Салих улы Ерзинның туганы. Әйе, Габдулла Тукайның замандашы, дусты, язучы-шагыйрь, журналист Зариф Бәшири дә 1914–16 елларда Капал өязенең укыту-агарту эшләренең үсешенә үз өлешен куша (ул 1918 елда Алматы шәһәрендә «Садак» журналының һәм уйгыр телендә чыккан «Садаи таранчи» газетасының редакторы булып эшли).

«Мамания» мәктәбендә укытыла торган фәннәр Уфадагы «Галия» мәдрәсәсенең дәресләр җәдвәле буенча үткәрелә. «Мамания»да башка фәннәр белән беррәттән татар әдәбияты, татар тарихы да укытылган. Капал шәһәрендә кызлар мәктәбенең 250-300 кеше сыярлык коридорында әдәби кичәләр уздырылып тора. Шундый кичәләрнең берсендә Капал өязе түрәләре дә катнашкан, алар арасында Күлбай Тугесов та була. Кичәдә Тукай шигырьләре укыла. Күлбай түрәләргә Тукай шигырьләрен тәрҗемә итеп, аның маһияты – төп нигезе хакында аңлатып утыра.

‒ Татар әдәбияты шулчаклы үскәнме? – дип, сокланып таңга калган түрәләр безнең янга килеп, үзебезне котлыйлар, кулларыбызны кысалар, татар язучылары турында сорашалар иде, ‒ дип яза шушы кичәдә булган Зариф Бәшири үзенен «Замандашларым белән очрашулар» исемле китабында.

Кардәш татарлар белән казакъларның тарихи традицион мәдәни, әдәби элемтәләре, казакъ халкының Габдулла Тукайга булган мәхәббәте, татарларга карата теләктәшлеге турында тагын да күп нәрсәләрне әйтергә була, алар алдагы әңгәмәләребезгә үзәк булыр.

Мөнир ЕРЗИН,
тарих фәннәре кандидаты.
Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы.
«ТАТАРЛАР» газетасы
№1 (ИЮНЬ) 2019ел 

Рәсемдә: Танылган татар зыялылары вәкилләре. Уңнан сулга: М. Гафури, С. Сунчәләй, С. Рәмиев, З. Бәшири, Н. Думави.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*