tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зиннур Мансуров төрки дөньяның зур бүләгенә лаек булды
Зиннур Мансуров төрки дөньяның зур бүләгенә лаек булды

Зиннур Мансуров төрки дөньяның зур бүләгенә лаек булды

Бүген Төркиянең Кастамону шәһәрендә узган төрки телле әдәби журналларның баш мөхәррирләре җыенында шагыйрь Зиннур Мансуровка олуг бүләк тапшырылды.

Төркиянең Кастамону шәһәрендә төрки телле әдәби журналларның баш мөхәррирләренең чираттагы, IX конгрессы старт алды. Әлеге конгресс 2014 елда Казанда да үткәрелгән иде. Форумны оештыруда Ауразия Язучылар берлеге җитәкчесе, «Кардәш каләмнәр» әдәби журналының баш мөхәррире, язучы Якуб Өмәр углы зур тырышлык куйды.

Бүген Төркиядә уза торган конгрессны ачу тантанасында, Татарстанлылар өчен мәртәбәле вакыйга булды. Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров әлеге оешманың «2018 ел шәхесе» дип аталган иде. Бүген ул үзенең лаеклы бүләген алды.

Үзенең сәламләү чыгышында Зиннур Мансуров оештыручыларга олуг рәхмәтен белдереп, төрки дөньяны, төрки әдәбиятның, чыннан да, зур бер көчкә ия булуын ассызыклап узды.

Билгеле булганча, Зиннур Мансуровны төрки әдәбиятта ел шәхесе дип, узган ел Казакъстанның Төркстан каласында узган конгресс вакытында игълан иткән иделәр.  Шушы  вакыт аралыгында төрки телләрдә чыгучы күп кенә әдәби басмалар, Зиннур Мансуров хакында мәгълүмат туплап, аның тәрҗемәи хәле, иҗаты хакында язып, әсәрләрен үз телләренә тәрҗемә итеп, бастырып чыгардылар.

http://idel-tat.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*