tatruen
Баш бит / 2013 / Февраль

Архив за месяц: Февраль 2013

Дусай авылына Кытайдан кайтып урнашкан Ришат белән Флюра…

– Алтынчы дистәне ваклап килгәндә тормышны өр- яңа­дан башладык, – ди Мамадыш районының Дусай авылына Кытайдан кайтып урнашкан Ришат абый белән Флюра апа. – Кашыкка кадәр яңадан сатып алдык бит! Бу сүзләрне алар үкенеп түгел, сөенеп әйтә. Гомер буе Кытайда яшәп, әби-бабала­рының кендек каны тамган­ җирләргә килеп урнашу аларны ифрат бәхетле иткән. “Монда рәхәтләнеп татарча сөй­ләшергә, туйганчы милли көй­ләребезне   тыңларга ...

Дәвам »

Театр – татарны яшәтүче көч

Самараның драма театрында Татарстанның Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Кәрим Тинчуринның атаклы “Зәңгәр шәл” спектаклен күрсәтте. “Бу әсәр – феномен. Ул 1926 елдан бирле уйналып килә. Кая гына бармыйк, халык һаман “Зәңгәр шәл”не сорый, чөнки бу әсәрдә татарның рухы, милли хисе яши… Киләчәктә дә, һичшиксез, куелачак әле ул. Яңа буын режиссерлар аны яңача куярлар, мөгаен. “Зәңгәр шәл” татарны ...

Дәвам »

Әлмәт татар дәүләт театры җитәкчесе Фәридә Исмәгыйлева: Башта эш күрсәтергә кирәк!

Быелгы сезон Әлмәт татар дәүләт театры өчен аеруча җаваплы һәм истәлекле. Беренчедән, коллективта юбилейлар елы – тамашачы тарафыннан яратып кабул ителгән сәхнә осталарының бенефислары оештырылачак.

Дәвам »

Милли хисне ничек тәрбияләргә

"Бу язмамда газета укучылар белән туган телебезнең бүгенге торышына һәм киләчәгенә караган хәл итәсе мәсьәләләрнең барыннан да бигрәк үзебезгә кагылышлылары хакында кайбер фикерләрем белән уртаклашырга телим"

Дәвам »

Германия галиме Казанны һәм татарларны ошаткан

Татарлар, Татарстан тормышы белән чит ил вәкилләре даими танышып торуы беркемгә дә сер түгел. Чит ил галимнәрен халкыбызның мәдәнияте, тарихы, үзенчәлекле тормышы да  кызыксындыра. Шуларның берсе – Марлиз Бильц-Леонхард. Марлиз Бильц-Леонхард Германиянең Любек каласында яши. Заманында Татарстанга килеп фәнни эшен җәелдергән ул. Җәһәт әңгәмәбездә татарлар тормышына битараф булмаган Марлиз белән таныштырабыз. Әле аның киләчәктә дә татарлар белән элемтәләрен ныгытырга исәбе ...

Дәвам »

Коръәндә – телләр һәм милләтләр турында

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйткән: «Һәм әйтте синең Раббың фәрештәләргә: “Мин, әлбәттә, җир өстендә хәлифә итеп Адәмне кылмакчымын. Фәрештәләр әйттеләр: “Ий, Раббыбыз! Бозыклык кылучы, сугышып кан түгүче затны җир өстенә хәлифә кыласыңмы? Без исә Сине мактап тәсбихләр әйтәбез, һәм Сине һәр кимчелектән пакьсең дип игътикад итәбез”. Аллаһ фәрештәләргә: “Дөреслектә, Мин сез белмәгәнне беләмен”, – диде». («Әл-Бәкара» сүрәсенең 30 нчы аяте). «Әл-Бәкара» ...

Дәвам »

Ренат Еникиев: Тукай хыялы тормышка ашармы?..

Арабызда гаҗәеп талантлы кешеләр яши. Кайчагында без аларга игътибар да биреп бетермибез. Башкарган хезмәтләре илне данларлык һәм тарих битләрендә калырлык булса да, алар үзләрен бик тыйнак тота, Аллаһы биргән сәләтләрен бары тик уңай максатларда гына куллана. Татарстан музыкасы сәнгатендә дә андый шәхесләребез аз түгел. Академик сәнгать белән дөньяда нибары 5 процент халык кына кызыксына дигән караш яши. Бәлкем чыннан да ...

Дәвам »

Римма Ратникова: “Татарстан гимны сүзләрен тикшергәндә бәхәсләр күп булды”

Татарстан гимны сүзләренең проекты февральдә депутатларга тәкъдим ителергә тиеш. Гимн ике телдә булачак. Татарстан гимны сүзләре бәйгесен уздыручы комиссия эшенә нәтиҗә ясалды. Гимн сүзләре өчен нигез итеп шагыйрь Рамазан Байтимеров шигыре алынган, Гәрәй Рәхим аны эшкәрткән, Филипп Пираев урысчага тәрҗемә иткән. Бу хакта комиссия рәисе, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе урынбасары Римма Ратникова белән сөйләштек. – Римма ханым, гимнның музыкасы кабул ...

Дәвам »

Төмән өлкәсендә татар эшмәкәрләре берләшә

Татар борын-борыннан сәүдә белән шөгыльләнгән. Хәзер дә һәркемгә үз эшен ачарга мөмкинлек бирелгәч, эшмәкәрләр арасында татарлар гел очрап тора. Тик алар үз әйләнәләрендә генә таптаналар. Кайберләре генә татар хәрәкәтендә актив катнаша. Шул мәсьәләне уңай хәл итәр өчен Русия төбәкләрендәге һәм якындагы чит илләрдә яшәүче эшмәкәрләр тәкъдиме һәм бөтендөнья татар Конгрессы башкарма комитеты карары белән 2009 елда Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм ...

Дәвам »