tatruen
Баш бит / 2014 (страница 98)

Архив за год: 2014

Бер ел мөфтилектә…

11 апрельдә мөфтиебез Камиль хәзрәт Самигуллинның Татарстан Мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисе булып сайлануына бер ел тула. Бу уңайдан татарның кайбер күренекле дин әхелләре һәм җәмәгать эшлеклеләре аның бер еллык идарәсе хакында үзләренең фикерләрен белдерделәр. Игътибарыгызга шул видеоязманы тәкъдим итәбез.

Дәвам »

Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале концерты Астанада узды

Астанада Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивале концерты узды. Ел дәвамында фестиваль чаралары Россиянең төрле төбәкләрендә һәм чит илдә үткәрелә, дип хәбәр итә оештыручылар. Казакъстан башкаласында мондый концерт беренче тапкыр узды һәм фестивальнең булачак юбилеена, Россиядә Мәдәният елына һәм Казан шәһәренең төрки дөньяның мәдәни башкаласы итеп игълан ителүенә багышланды. Концерт легендар татар җырчысы Рәшит Ваһапов язмасы белән башланды. Музыкаль ...

Дәвам »

“Әлифба” авторлары хөрмәтенә истәлек тактасы ачылды

Арча педагогика көллиятендә “Әлифба” китабы авторлары, гаилә корып бергә балалар үстергән Рәмзия апа Вәлитова белән Сәләй ага Вагыйзов хөрмәтенә шимбә көнне истәлек тактасы ачылды. Ул көнне Рәмзия апаның тууына – 100 ел. Узган ел көзен көллияттә Сәләй ага Вагыйзовның 105 еллыгын билгеләп үттеләр. Алар – озак еллар Арча педагогика көллиятендә эшләгән абруйлы укытучы-галимнәр. Көллияттә “Әлифба” музее эшләп килүе дә олы ...

Дәвам »

Татар теле кемгә кирәкми? Үзебезгә…

Биш сәгать эчендә нигә аюны да биетергә өйрәтеп була, ә татар теленә хөрмәт тә уята алмыйбыз? Татар теленең кулланышта булмавында нигә башкаларны гаеплибез дә, нигә үзебез русча сөйләшәбез? Күптән түгел Казанда мәктәптә татар телен укыту мәсьәләләренә багышланган семинар-киңәшмә узды. Фәннәр академиясенең утырышлар залында алма төшәрлек тә урын юк иде. Бирегә шәһәр һәм район мәгариф идарәләренең милли мәгариф буенча җаваплы методистлары, ...

Дәвам »

БТК БК белән Кырымтатар халкы Мәҗлесе арасында хезмәттәшлек турында килешү Казанда имзаланыр дип көтелә – Ренат Вәлиуллин

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән Кырымтатар халкы Мәҗлесе арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелер дип көтелә. Аның проекты белән кырымтатарлар таныш – Татарстаннан Кырымга барган делегация аның буенча сөйләшүләр алып барган. Шушы арада фикерләшеп, өстәмәләр кертеп һәм килештереп, 26 апрель – Г.Тукай туган көнгә билгеләнгән Туган тел көне чараларына, быел төрки дөньяның башкаласы дип танылган Казанга (аның ачылышы да шушы ...

Дәвам »

Будапештка камаллылар спектаклен карарга дип Норвегиядән автор үзе килгән

“Җәйнең бер көнендә” спектаклен Будапешт шәһәрендә И.Мадача исемендәге Халыкара театрлар фестивалендә уңышлы тәкъдим ителде.

Дәвам »

“Без – Туфанлы буын!”

2014 елның 7 апрелендә Фатиха Аитова исемендәге 12 нче гимназиядә Татарстан Дәүләт Советы депутаты, РСФСРның К.С.Станиславский исемендәге һәм ТАССРның Г.Тукай исемендәге бүләкләре лауреаты, халык язучысы Туфан Габдулла улы Миңнуллинның иҗади мирасын тирәнтен өйрәнү һәм популярлаштыру максатыннан, Туфан Миңнуллин истәлегенә багышланган укытучыларның һәм укучыларның I республика конференциясе уздырыла.

Дәвам »