tatruen
Баш бит / 2014 (страница 99)

Архив за год: 2014

Президентлар очрашуы

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Русия Президенты Владимир Путин белән очрашуда “Золымга дучар булган халыклар кануны”н кырымтатарларга карата да куллануны сорады. “1991 елдан эшләп килгән канунны кырымтатарларга карата да куллансак начар булмас иде. Бу аларга җитди рухи терәк булыр иде”, диде Миңнеханов. Ул шулай ук кырымтатар активистларының Путин белән очрашып үз планнары белән уртаклашу теләге барлыгын да әйтте. Миңнеханов кырымтатарларының рәсми ...

Дәвам »

Уралда җыр–моң бәйрәме

Татар халкы җырга – моңга бай халык. Ул безгә әби –бабаларыбыздан күчкән. Киләчәк буыннарыбызның да милли моңнарыбызга битараф булмавы сөендерә. 2014 нче елның март ахырында, Екатеринбург шәһәрендә булып узган “Урал сандугачы” фестивале моның ачык мисалы. Фестивальдә Россия төбәкләреннән кырыктан артык  бик күп яшь талантлар катнашты. Екатеринбург шәһәреннән “Күгәрчен” татар–башкорт балалар ансамбле махсус приз белән бүләкләнде! Бөтендөнья татар конгресы Башкарма комитеты ...

Дәвам »

Коръән укучылар бәйгесе уңышлы узды.

Ульяновск шәһәрендә Корән укучылар бәйгесе узды. Шәһәр кысаларында беренче тапкыр уздырылучы бу ярышта Ульяновскидагы 12 мәчеттән 26 кеше катнашты. Идел аръягы районында әле төзелеп бетмәгән мәчет тә мондый җитди бәйгедә катнашучыларны беренче кат каршы алды. Изге китапны яттан белүчеләрнең яше 7 дән алып 40 ка кадәрле. Алар өч номинациядә көч сынашты. Сирәк була торган мондый бәйгене күзәтергә милләттәшләребез авыл районнарыннан ...

Дәвам »

ЯҢА БИДӘНГЕ МӘКТӘБЕ ЯБЫЛМЫЙ КАЛДЫ

Ульяновск өлкәсендәге Яңа Бидәнге авылында халык мәктәпне ябылудан саклап кала алды. Мәгариф чиновникларыннан авылның 46 бала укый торган татар мәктәбен рус авылындагы мәктәп белән берләштерү турындагы сүз чыгуга, укытучылар авыл халкы белән бергәләп йөзләгән имза җыеп төрле дәрәҗәдәге түрәләргә хат юллады. Алар арасында генераль прокуратурага һәм бала хокукларын яклау буенча вәкиллекккә юлланганнары да бар иде. Ульяновск өлкәсе Яңа Бидәнге авылы ...

Дәвам »

Казан укучыларыбызны җылы каршы алган

Язгы каникул көннәрендә Тубыл шәһәренең ундүртенче һәм һәм унбишенче мәктәп укучылары, укытучылар Сәлимә Алыкова, Марсельеза Хасанова җитәкчелегендә Казанга экскурсияга барып кайттылар. Тубылның унбишенче мәктәбендә утыз елга якын физика –математика фәннәрен укыткан Сәлимә Сәетмөхәммәтовна беренче мәртәбә Казанда үзе яшүсмер вакытында булган. 35 елга якын вакыт узса да, һәйкәлләрнең, борыңгы биналарның саклануына горурланып, ул сәяхәттән кайткач, Мәркәзебез Казанның заманача да уңай якка ...

Дәвам »