ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Гаяз Исхакыйның музее язучының туган авылында калырга тиеш дип саный. Бу хакта ул бүген журналистлар белән очрашу вакытында әйтте.
Мәдәният министры Гаяз Исхакый музее буенча проект-смета документация эшләре төгәлләнеп килүен әйтте. Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик музее нинди булачагы күзаллана башлаган.
«Гаяз Исхакыйның музеен район үзәгенә — Чистайга күчерү турында да фикерләр булды. Мин моңа каршы. Аңлагыз: мемориаль музей ул шәхес кенә түгел, ә җирлек тарихы. Барлык музейларны туристлык маршрутларына яраклаштырып бетерү дөрес түгел. Киресенчә, маршрутлар үзләре музейларга туры китерелергә тиеш. Монысы дөресрәк», — диде ул.
«Күчерә башласак, әйдәгез, бөтенесен Казанга күчереп бетерик, алайса. Бөтенесен бер селтәнүдә карап чыксыннар да — эш беттеме?! Бу дөрес түгел. Урынның серен сакларга кирәк. Тарих ул зур объектлар гына түгел, ә шушы зур булмаган музейлар да», — диде ул.
- Күренекле татар язучысы Гаяз Исхакый музее 1993 елда Яуширмә авылында ачылган. Ул 1999 елдан бирле республика күләмендәге мәдәни мирас объекты булган Сәйфетдин сәүдәгәр йортында эшләп килә. Музей Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгының филиалы булып тора. Аның фондында 3000 экспонат бар. Яуширмә авылы район үзәгеннән 28 км ераклыкта урнашкан. Музей бинасы ремонтка мохтаҗ хәлдә иде.