tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актер һәм режиссер Габдулла Кариевка туган ягы Норлатта һәйкәл куелачак
Актер һәм режиссер Габдулла Кариевка туган ягы Норлатта һәйкәл куелачак

Актер һәм режиссер Габдулла Кариевка туган ягы Норлатта һәйкәл куелачак

Тиздән күренекле актер һәм режиссер, татар театрына нигез салучы Габдулла Кариевка туган ягында – Норлатта һәйкәл куелачак.

Район башлыгы Алмаз Әхмәтшин үткәргән Иҗтимагый совет утырышында һәйкәл кую мәсьәләсе төп темаларның берсе булды. Чарада катнашучылар ике мәсьәләне (һәйкәлнең макетын раслау һәм аның шәһәрдәге урынын билгеләү) карады.

Утырышта сынчы, Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы Александр Дресвянников та катнашты. Ул норлатлыларга танылган футболчы Галимҗан Хөсәенов һәйкәленең (ул шулай ук биредә урнаштырылган) авторы буларак таныш.

Сынчы Габдулла Кариевка һәйкәл кую идеясе инде күптән туганлыгы, эскизны бер атна эчендә эшләве хакында сөйләде.

Норлатта Габдулла Кариевка һәйкәл куелу ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында мөһим вакыйгаларның берсе булачак. Әлегә һәйкәлнең кайда урнаштырылачагы хакында сорау ачык кала. Норлатлылар Instagram социаль челтәрендә әлеге уңайдан үз тәкъдимнәрен җиткерә ала.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*