Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның программ мәкаләсендә татар халкын берләштерү идеясе турында берничә тапкыр әйтелә. Бу идеяне тормышка ашыру юлында Татарстанның тоткан урыны билгеләнә. «Тарихтан шулай килеп чыккан: татарларның берләшүе өчен җаваплылык хәзерге Татарстанга йөкләнгән», — дип белдерә Рөстәм Миңнеханов.
Чит төбәкләрдә яшәүче татар лидерлары мәкаләне укыгач нинди фикергә килгән?
Фәрит Фарисов, Мәскәү шәһәренең милли-мәдәни татар автономиясе рәисе:

Мин матбугатта чыккан язманы татар милләте юлбашчысының юлламасы дип кабул иттем. Юнәлеш бик дөрес. Рөстәм Нургалиевич — аз сөйли һәм күп эшли торган җитәкче.
Фәхретдин Канюкаев, Самараның «Дуслык» мәдәни-иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы:

Халкыбызга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты кабат бөтен татар халкының лидеры икәнен исбатлады. Киләчәктә хаклы рәвештә алга барырга, тарихыбызны, телебезне, динебезне, мәдәниятебезне, мәгърифәтебезне чәчми-түкми яшьләргә тапшырырга тиешбез. Бу Татарстан Республикасы Президентының халкыбызга юллаган бурычы да. Без нык рухлы халык. Татарстан җитәкчелеге тарафыннан ышанычлы караш булганда, без, татарлар, бер гаилә булып яшәячәкбез.
Рәмзия Габбасова, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, «Яңарыш» газетасының баш мөхәррире:

Без, Татарстаннан читтә яшәүче татарлар, телебезне, тарихыбызны, милли традицияләребезне саклау өстендә зур эш алып барабыз. Шунысы шатландыра: без бу эштә ялгыз түгел. Татарстанның күпкырлы ярдәмен тою безгә яңадан-яңа эшләр башкарырга көч һәм дәрт өсти.
Мәсәлән, Удмуртиядә нәшер ителүче «Яңарыш» газетасында айга бер тапкыр сигез битле «Без бергә!» кушымтасы чыга. Бу — 4 мең тиражы булган газетабыз укучыларына зур бүләк булу өстенә, басманың абруен үстерүгә дә зур йогынты ясый.
Удмуртиядә «Татарстан – Яңа Гасыр»ның корпункты булу милләттәшләребезне берләштерүдә, телебезне, традицияләребезне саклауда зур роль уйный.
Бөтендөнья татар конгрессы ай саен Татарстанда нәшер ителүче барлык журналларны җибәреп тора. Без аларны татарлар күп яши торган район, шәһәрләрдәге китапханәләргә, милли оешмаларга тапшырабыз. Халыкны шушы рухи байлык белән таныштырабыз.
Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәмендә дистәгә якын проектларыбызны тормышка ашырып, тарихыбызга багышланган 5 китап нәшер иттек, дистәгә якын ансамбльне милли киемнәр, баян, гармун белән тәэмин иттек, милли тапшыруларыбызны әзерләү өчен видеокамералы булдык. Ел саен Ижау, Воткинск, Сарапул, Можга шәһәрләрендә Сабантуйларны Татарстан ярдәме белән уздырабыз.
Әлбәттә, бу эшләрнең барысы да зур чыгымнар таләп итә. Шулай булуга карамастан, Рөстәм Нургали улы киләчәктә дә бу эшләрне дәвам итәргә кирәклеген ассызыклады һәм иҗтимагый оешмаларга ышанычы зур булуын белдерде. Бу безгә — төбәкләрдәге милли оешма җитәкчеләренә дә зур җаваплылык өсти. Бергә һәм бердәм булганда без ул ышанычны акларбыз дип уйлыйм.
Зәкия Вәлитова, Сахалин өлкәсе татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе рәисе:

Сахалинда хезмәт итүче, татар телен белгән хәрбиләр бар. Кайберләре матур җырлый, гармунда уйный. Без алар белән аралашуыбызга бик куанабыз.
Казан белән нык элемтәдә торабыз. Казан булмаса, милли үзаңыбыз калмаган булыр иде. Утрауда телне, милләтне саклау бик кыен шул. Ассимиляция бик көчле булган. Сабантуйларыбызга марилар, чуашлар, мордвалар киләләр. Алар утрауда яшәп, үзләренең милли чараларына безгә караганда да күбрәк сусаганнар. Татарстанда торучылар гына туган телнең кадерен белеп җиткермиләр.
Рәмис Сафин, Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Ульяновск шәһәре Иҗтимагый палатасы әгъзасы:

Дистә еллар буе капчыклап, учлап таратылган рухи байлыгыбызны бөртекләп җыя башладык.
Рөстәм Нургалиевич Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлегенә дә зур бәя бирә. Россиядә яшәүче башка халыкларныкыннан алдарак оешкан Татар конгрессы 30 елга якын вакыт эчендә татарны милләт буларак берләштерү, телебезне, мәдәниятебезне саклау буенча дөрестән дә зур эшләр башкарды.
Президентыбызның татар халык авыз иҗатын, язучыларыбызның иҗатын белүе дә күренә. Үзенең чыгышында ул татарның тарихына да тукталып уза. «Тарихны белергә, үз тарихыбызны үзебез язарга тиешбез», — дип әйтә ул. Бу уңайдан без, төбәкләрдә яшәүче татарлар да, күп эшләр башкарабыз. Татар авыллары, данлыклы шәхесләре турында саллы гына китаплар бастырып чыгардык. Бу эш әлеге көндә дә дәвам итә.
Президентның мөрәҗәгатендә: «Дөньяга сибелеп яшәүче татарларның язмышы, аларның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җаваплылык Татарстан өстенә йөкләнгән», — дип әйтелүе дә читтә яшәүче татарларның күңеленә сары май булып ята. Бездә дә горурлык хисе уята бу.
Президент милләтебезне киләчәктә дә белемле, зыялы һәм тәрбияле халык булып калырга өнди. Гаиләдә матур тәрбия алган бала гына үзенең халкы, милләте, ата-анасы, нәселе турында уйлап яши икәнен искәртә. Россиядә яшәп, башка халыклар белән аралашып, дустанә мөнәсәбәттә гомер итеп, телебезне, мәдәниятебезне сакларга чакыра ул.
Рифат Каюмов
intertat.tatar