tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Лениногорск шәһәрендә “Татар теле-халкым хәзинәсе” чарасы уздырды
Лениногорск шәһәрендә “Татар теле-халкым хәзинәсе” чарасы уздырды

Лениногорск шәһәрендә “Татар теле-халкым хәзинәсе” чарасы уздырды

Март башында Лениногорск шәһәрендә яшәүче җыр-моң,телебез һәм гореф гадәтләребезне сөюче дусларыбызга җирле “Ак калфак” оешмасы “Сүнмәс ялкын” ансамбле,”Айсылу” балалар театры” студиясе белән берлектә Мәдәният Йортында бик матур чара –  “Аулак өй” уздырды.

“Татар теле-халкым хәзинәсе” диеп аталган кичәдә читтән килгән кунаклар – керәшен ханымнарының да булуы күңелләргә шатлык өстәде. “Моң чишмәсе” диеп аталган гармунчылар төркеме аулак өйне тагы да бизәде.

“Ак калфак” һәм “Сүнмәс ялкын” оешмалары әгъзалары балаларга калфак тегү серләре хакында сөйләделәр. Гимназия укучылары “Алтын алмалар” дигән матур, бай эчтәлекле спектакль куйдылар. Күңелле чара олысына да, кечесенә дә бик охшады. Болай булса киләчәгебез өметле булыр,дигән теләктә калдык.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*