Омск өлкәсе Олы Чирмешән районы Уләнкүл авылындагы «Себер татарлары утары» комплекс мөдире, эшмәкәр Зәлифә Рахмангулова.
Делегат Үләнкүл авылында “Себер татары утары” ачылу танатанасы хакында сөйләде, ачылышка Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев килүен, тантана телевидение һәм җирле мәгълүмат чаралары тарафыннан яктыртылуын әйтте.
Зәлифә Рахмангулова: “Үләнкүл борын-борыннан югары мәдәниятле авыл булып дан тотып торган. Татар теле укытучысы гына дәрес бирә белгән түгел, ә Казаннан укытучылар квалификация курсларын үтеп, бер чемодан китап алып килеп, авылда спектакль куя иделәр (“Күңелле сәхнә”). Һәрбер бәйрәмгә спектакль яки концерт куела иде ( ул турында бу китапта бар). Хәзер дә “Наза” исемле фольклор ансамбль атагып тора, конкурс, фестивальләрдә гел беренче урынны яулый. Тагы да безне “Түгәрәк уен” фестивале күтәреп җибәрде,” – дип сөйләде.
Делегат “Себер татары утары” проектының алга таба да үстерелүенә, милләтәшләр белән тыгыз элемтәдә торып яшәүгә өмет белдерде.