tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Акъегет авылы мәчетендә «Акъегет авылының хәтер китабы» тәкъдир итү чарасы уздырылды
Акъегет авылы мәчетендә «Акъегет авылының хәтер китабы» тәкъдир итү чарасы уздырылды

Акъегет авылы мәчетендә «Акъегет авылының хәтер китабы» тәкъдир итү чарасы уздырылды

Бөек Ватан сугышы башлануга 80 ел тулуны, Хәтер көнен илебездә төрле чаралар белән билгеләп үттеләр.

Акъегет авылы мәчетендә «Акъегет авылының хәтер китабы» тәкъдир итү чарасы уздырылды. Бәйрәмгә авылдашлар, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Яшел Үзән бүлеге җитәкчесе Гөлинә Саттарова, Норлат авылы ветераннар советы җитәкчесе Роза Ягудина, авыл җирлеге башлыгы Алена Хәйруллина, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе шәкерте, курсташым Әлфия Зыятдинова һәм тирә-күрше авыллардан да кунаклар килгән иде. Шушындый тарихи китапны чыгаруда көчен куйган, әлеге кичәне оештыруда ярдәмен сузган акъегетлеләргә: Ләлә Нигъмәтуллина, Дамир Нәбиуллин һәм миңа Гөлинә ханым Саттарова «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы исеменнән рәхмәт хатлары тапшырды.

«РСФСРның мәгариф отличнигы», ветеран укытучы, автор Ләлә Нигъмәтуллина үз чыгышында китапның язылу тарихына тукталды. Аны нәшер итүдә ярдәм иткән Гөлинә Саттаровага, мәгълүматлар өчен Рәшидә апа Мадыйгуловага, фото-сүрәтләр әзерләп бирүче Дамир Нәбиуллинга рәхмәтләрен ирештерде. Биредә яңгыраган фикерләрдән чыгып, шуны әйтергә мөмкин: кешелек дөньясына кайгы-хәсрәт китергән Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 76 ел узса да, аның ачы кайтавазы әле бүген дә сиздереп тора. Хәрбиләр сугышта гомерләрен кызганмыйча, үзләрен аямыйча халкыбызның азатлыгы, бәхете өчен геройларча көрәштеләр, җиңү яуладылар. Без аларны зур хөрмәт белән искә алабыз. Киләчәк буын да батыр авылдашларын онытмас өчен әлеге «Хәтер китабы» булдырылды. Тупланган мәгълүматларга караганда, Акъегеттән 288 кеше сугыш кырына киткән, аларның 173е башларын яу кырында салган, 115е җиңү яулап кайткан.

Батырларыбызның исемен мәңгеләштерү – безнең изге бурычыбыз. Азатлык өчен көрәшкән якташларыбызның исемнәре буыннардан-буыннарга күчсен өчен әлеге «Хәтер китабы» дөнья күрде дә. Шушындый зур, җаваплы эшне башкарып чыгучыларга, авторга олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Башка мондый кайгы-хәсрәтләрне берәүгә дә күрергә язмасын, яшь буын сугышта башын салган якташларын онытмасын, күкләребез аяз һәм тыныч булсын иде.

yashel-uzan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*