tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Ульяновск шәһәрендә өлкәдә яшәүче татарлар турындагы китапны тәкъдим иттеләр

ВИДЕО: Ульяновск шәһәрендә өлкәдә яшәүче татарлар турындагы китапны тәкъдим иттеләр

Моннан алты ел элек Ульяновскида беренче тапкыр «Татары Симбирского-Ульяновского края» дигән энцилопедик басма дөнья күргән иде. Ул чакта әлеге китап “Симбирская книга” дип аталган өлкә конкурсында катнашып беренче урынны да алды. Узган ел азагында өлкәнең татар милли-мәдәни автономиясе бик күп санлы укучыларның теләген искә алып байтак өстәмәләр белән бу фәнни хезмәтнең яңа басмасын чыгарды. Бу көннәрдә өлкәнең татар авылларындагы мәктәпләрдә һәм китапханәләрдә аны укучыларга тәкъдим итү кичәләре уза. Шундый китап бәйрәмнәренең чираттагысы Ульяновск шәһәренең “Бердәмлек” китапханәсендә узды. Анда безнең хәбәрчебез Рамис Сафин да катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*