tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены старт алды
Казанда X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены старт алды

Казанда X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены старт алды

Бүген, 2022 нче елның 16 нчы мартында, Татарстанның Фәннәр академиясендә  X Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре  җыены ачылу тантанасы узды.

Сәламләү сүзе белән чарада катнашучыларга  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев мөрәҗәгать итте.

Быел җыенда Россия Федерациясенең 41 төбәгеннән, шул исәптән Татарстан Республикасыннан кече бизнес, фермер хуҗалыклары һәм шәхси хуҗалыклар вәкилләре катнаша.

-Бүгенге көндә алдыбызда яшьләрнең авылдан китү проблемасы тора. Без  яшьләрне авылларда тормыш кору, шунда эшчәнлек алып барырга җәлеп итү хакында уйларга тиешбез. Бүген биредә үз җирлегендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче милләттәшләребез җыелган. Без сезгә  рәхмәтле. Эшмәкәрлек – ул авылны саклау чарасы, – дип билгеләп үтте Милли Шура рәисе.

Шулай ук ул катнашучыларны җыенның программасы белән таныштырды.

– Авылны саклап калу мәсьәләсендә фермерлык, игенчелек, сату эшләренә игътибар итү файдалы булыр иде, – дип ассызыклады Россия авыллары ассоциациясе җитәкчесе Фәнир Галимов.

Җыенның ачылу тантанасы ахырында илебезнең төрле төбәкләрендә яшәп, халкыбыз мәнфәгатьләре өчен күп хезмәт куйган, авыл хуҗалыгын үстерүдә һәм эшмәкәрлек өлкәсендә зур нәтиҗәләргә ирешкән милләттәшләребезгә Татарстанның ведомство һәм Бөтендөнья татар конгрессы бүләкләре тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*