tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Данис Шакиров: Эшли белә торган чын татар эшмәкәре үз исемен яңгыратмаска тырыша
Данис Шакиров: Эшли белә торган чын татар эшмәкәре үз исемен яңгыратмаска тырыша

Данис Шакиров: Эшли белә торган чын татар эшмәкәре үз исемен яңгыратмаска тырыша

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров әйтүенчә, эшли белә торган чын татар эшмәкәре үзенең исемен яшереп калырга тырыша.

Җитәкче «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумына чакыру өчен татар эшмәкәрләрен эзләү юллары турында сөйләде.

«Форумга татар тормышыннан читтә булмаган, татар оешмаларына ярдәм күрсәткән татар эшмәкәрләрен чакырдык. Аларның бер өлешен татар оешмалары аша таптык, бер өлешен министрлыклар тәкъдим итте. Үзебез ишетеп яки массакүләм мәгълүмат чаралары аша белгән эшмәкәрләрне дә чакырдык. Эшли белә торган чын татар эшмәкәре үз исемен яңгыратмаска тырыша шул», – дип сөйләде ул журналистлар белән очрашуда.

Ул чит илләрдә һәм төбәкләрдәге татар эшмәкәрләрен төрле юллар белән форумнарга җәлеп итәргә тырышуларын әйтте.

  • 20-22 ноябрьдә Казанда татар эшмәкәрләре өчен «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» дип аталган форум узачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*