Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев 22-24 ноябрьдә эш сәфәре белән Санкт-Петербург шәһәрендә булачак.
Биредә аның «Традиционные религии – за сильную Россию: Историческое и духовное наследие Ислама как фактор единения народов России» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенең пленар утырышында катнашуы көтелә.