tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алдынгылар рәтендә
Алдынгылар рәтендә

Алдынгылар рәтендә

Тубылда шәһәр көнен бәйрәм итү уңаеннан узган чараларда алдынгы, уңышларга ирешкән оешамаларны билгеләп Мактау грамоталары тапшырдылар.

Тубыл шәһәренең мәгариф системасын үстерүгә керткән зур өлеше, уку һәм тәрбия эшчәнлегендәге уңышлары, миллли мәдәниятне саклавы һәм муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесе оешуга 105 ел тулу уңаеннан “15 нче урта гомуми белем бирү мәктәп” коллективы да Макту грамотасына лаеклы булды.

Мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллин:” Быел Тубыл шәһәре 436 еллыгын билгеләп үтте. Шәһәр көне–бар халыкны берләштергән бәйрәм гөрләп узды. Тубыл көннән көн матурая, үзгәрә. Шәһәребезнең төп байлыгы –монда яшәүче тубыллылар. Аларның арасында безнең укытучылар коллективы, укучыларыбыз да. Безнең мәктәптә укытучы хезмәтен яраткан, намуслы, фидакарь укытучылар эшли. 15 нче мәктәпнең сокланырлык тарихы, горурланырлык бүгенгесе, ышанычлы киләчәге бар. Мәктәп юбилеен яңа уңышлар белән каршы алырга язсын”,-диде.

Мәктәп директорының укыту һәм тәрбия эше буенча урынбасары Әлфия Петухова (фотода) Тубыл шәһәренең 15 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1997 елдан бирле эшли. Кеше эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә куркыныч һәм зарарлы факторлардан кешене саклау теориясен һәм практикасын, яшәү шартларында иминлекне һәм сәламәтлекне саклауны үз эченә алган дәресләрне югары методик дәрәҗәдә алып бара. Укытучы булып эшләгән елларында өстәмә мәгълүмат чыганакларын куллана, патриотик тәрбиягә аерым игътибар бирә. Укытучы фәне буенча бәйгеләрдә катнашып җиңүләр яулый, сыйныфтан тыш зур чаралар үткәрә.

Күп еллар мәктәп директорның урынбасары вазыйфасын башкаручы Әлфия Әхтәм кызы төп юнәлеш-методик эшләрне, яшь укытучыларның һөнәри осталыгын үстерү, яңа стандартлар, технологияләр кертү буенча эшне алып бара. Укытучының абруен күтәрүгә юнәлдерелгән ”Укытучы һәм остаз” елына багышланган чаралар мәктәптә үткәрелә. Әлфия Петухова укытучылар коллективы турында:“15нче мәктәп югары күрсәткечләргә ирешкән мәктәпләрнең берсе булып санала. Безнең мәктәпне тәмамлаучылар илебезнең төрле өлкәләрендәге югары уку йортларында белем алалар. Мәктәптә туган як төбәгебезне, гореф-гадәтләрне өйрәнүгә, музей юнәлешенә зур игътибар бирелә. Кече яшьтәге балаларга белем һәм тәрбия бирүдә милли региональ компонентлар кулланыла. Мәктәптә көчле, үз фәннәрен яраткан, тирән белемле, тәҗрибәле укытучылар хезмәт итә:Элеонора Мәхмутова, Әлфия Гатауллина, Шамиля Муртазина, Рауза Тляушева, Зинаида Янишева, Нуриля Шамратова, Банисә Ниязова, Сәлимә Алыкова, Равиля Кутумова. Мәктәптә татар телен өйрәнү һәрвакытта әдәбиятне, сәнгатьне өйрәнү белән үрелеп барды. Бу юнәлештә Нәҗия Хәкимованың тырыш хезмәте, укучыларының, “Сүзге” ансамбленең бәйгеләрдә яулаган дипломнары, Мактау грамоталары уңышлары горурланып сөйләрлек. Укытучылар коллективы мактауга лаеклылар”,-дип сөйләде.

                                   Римма Умитбаева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*