tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Борынгы җырлар – тарих ул
Борынгы җырлар – тарих ул

Борынгы җырлар – тарих ул

Бәләбәй шәһәренең Үзәк Мәдәният сарае каршында эшләп килгән “Акчарлак” татар җыр төркеме кызлары “Җырчы чишмәләр” паркында, буа суы буенда, халкыбызның гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклауны, яңартуны, борынгы җырларны бүген ишеттерүне максат итеп куйган “Борынгы җырлар” дип исемләнгән  күркәм чара уздырдылар.

Олы гына яштә булсалар да, әлеге төркемнең җырдан аерылырга теләмәгән  апалары үткәндә калып барган йон эрләү йоласын искә төшерделәр.Сүз, әлбәттә, сарык йоны эрләү турында бара. Эрләү язылган йонны  бөтереп нык, озын бәйләм җебенә әйләндерү ул. Ә аннары аны бәйләр өчен уңайлы булсынга йомгак итеп урыйлар. Хәзер андый йоннан бәйләнгән әйберләрне бик сирәк кеше кия, кимәскә йөз сәбәп табалар: уңайсыз, эссе, чәнечтерә, хәзер андыйны кимиләр һ.б. Юкка гына! Ә бит сарык йоныннан бәйләнгән кием-салымның файдасын сөйләп бетмәле. Йон оекбашлар киеп йөрү аякларга микромассаж эшләү белән бер, аякларның кан йөрешен яхшырта, тамырларны киңәйтә.
Сарык йоныннан бәйләнгән әйберләрнең, йонның үзенең файдасы турында хезмәт ветераны Кәримә апа Садыйкова  җентекләп сөйләде. Кызлар-ханымнарның бәйләргә әзер җепләрне ап-ак итеп суда чайкавы үзе бер матур күренеш булды.

Ә Нәфисә апа Суфиева  аулак өйләрдә утырмаларда  йон эрләгәндә, бәйләм бәйләгәндә кызларның, киленнәрнең элек борынгы халык җырлар башкаруларын, шаян такмаклар чыгарып җырлауларын искә төшерде. Ул җырларның берничәсен җырлап та күрсәттеләр.

Моңлы җырлар җырлый-җырлый,

Кич утырып йоннар эрлибез.

Эрлибез дә, катабыз да,

Оек-бияләйләр бәйлибез.

Ай-һай дусларым ла,

Дусларым, дус-ишләрем.

Сез белмисез күңелем тәрәз әсен

Кемнәр килеп чирткәнен.

Борынгы халык җырлары… Аларда тарих, моң, халкыбыз язмышы.

Бүген элекке гореф-гадәтләр, йолалар әйләнеп кайтсын, яшь буын ата-бабаларыбызның, әни-картәниләребезнең җырларын белеп үссеннәр иде, алар аша илсөярлек тойгысы тәрбияләнә  дип тели акчарлаклылар.

Зәйфә Салихова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*