tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алтай Республикасында узачак Сабантуй буенча онлайн утырыш узды
Алтай Республикасында узачак Сабантуй буенча онлайн утырыш узды

Алтай Республикасында узачак Сабантуй буенча онлайн утырыш узды

Бүген, 11 декабрь, 2024 елда Алтай Республикасы территориясендә Сабантуйга әзерлек һәм аны уздыру буенча онлайн рәвештә оештыру комитеты утырышы узды. Утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров катнашты.

Утырыш барышында әзерлек этаплары, кунакларны урнаштыру мәсьәләләре, программа хакында сөйләштеләр.

Алтай Республикасында “Төрки Сабантуй” 2024 елның 25 маенда үткәреләчәк. Сабантуйны оештыруга Татарстаннан Актаныш районы җаваплы булачак. Үткәрү урыны –  Таулы Алтайның Үзәк мәйданы. Мәйдан 15 мең кешене сыйдыра ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*