«Яңарыш» газетасында «Алтын йомгак» сәхифәсе инде 26 ел дөнья күрә. Балалар сәхифәсенең озын гомерле булуында татар теле укытучыларының өлеше әйтеп бетергесез зур, хәтта мин аларны сәхифәгә җан өрүчеләр, дип әйтер идем. Кадыбаш мәктәбенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, татар теле укытучысы Эльмира Рәис кызы Рәсүлева – шуларның берсе. Кайбер укытучылар атылган йолдыз кебек бервакыт кына милли басма белән тыгыз элемтәдә торалар да, бу эшнең авырлыгын тоеп, бик тиз ташлыйлар.
Ә Эльмира Рәис кызы безнең белән ике дистә елдан артыграк элемтәдә тора. Ул белем биргән күпме укучылар «Алтын йомгак» сәхифәсендә оештырылган конкурсларда җиңү яуладылар?! Хәзер дә укучыларының иҗатлары «Яңарыш» газетасы битендә даими дөнья күрәләр. Эльмира Рәис кызы үзе дә шигырьләр иҗат итә. Ул – үзе белем биргән Кадыбаш мәктәбенең дә алтын баганасы. 30 ел намуслы хезмәте өчен РФ мәгариф министрлыгының «Мәгариф отличнигы», «Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклау һәм үстерү өчен» күкрәк билгесе һәм күпсанлы грамоталар, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Шушы көннәрдә Эльмира Рәис кызы белән әңгәмә кордык. – Нигә укытучы һөнәрен сайладыгыз? Яңадан һөнәр сайлау мөмкинлеге булса, укытучы булыр идегезме? – Без мәктәптә укыганда, ике һөнәр дәрәҗәле иде: табиб һәм укытучы. Мин укытучылар династиясенең дәвамчысы буларак, билгеле, педагог һөнәрен сайладым. Әни риза түгел иде, әти белән хәл иттек.
Соңыннан әнине дә ризалаттык. Беркайчан да бу һөнәрне сайлавыма үкенмим. Мин кечкенәдән үк курчакларымны «укытып», хыялланып үстем. Әгәр тагын сайлау мөмкинлеге булса, һичшиксез, кабат сайлар идем, чөнки укытучы һөнәре – минем өчен сәләтемне тормышка ашыру чыганагы. Мин мәктәпкә эшкә кайтканда, әнием завуч булып эшли иде. Ә завуч ул – укытучылар укытучысы. Әниемнең һәр киңәше алтын иде. Ул минем дәресләремә керде, методик киңәшләр бирде. – Ничек уйлыйсыз: авыл укытучысы шәһәр укытучысыннан аерыламы? Шәһәрдә яшәсәгез, укытучы булып эшләр идегезме? – Педагог кешенең максаты бер: балаларга белем һәм тәрбия бирү. Авыл укытучысының изге миссиясе тел сакчысы, милләт сакчысы булу. Бу яктан безгә зуррак җаваплылык йөкләнә. Минем мәркәзебез Казандагы «Адымнар» мәктәбендә эшлисе килү теләгем зур.
Бәлки бу хыял тормышка да ашар. Ни өчен нәкъ «Адымнар» диярсез. Узган ел «Иң яхшы туган тел укытучысы-2023» бәйгесенең йомгаклау этабы шул мәктәптә үтте. Коллективлары, укучылары, матди-техник базасы, заманча җиһазланган кабинетлары бик ошады. – Баланың киләчәк тормышында укытучы нинди роль уйный? Еллар үткәч, сезгә рәхмәт әйтүчеләр, үпкәләләрен белдерүчеләр бармы? – Баланың киләчәк тормышында укытучының роле бик зур. Яхшы укытучының укучылары да яхшы була. Мин моны үз тәҗрибәмнән чыгып та әйтә алам. Беренчы сыйныфта хәреф таныткан, белем иленә алып кергән беренче укытучым Галия Габдулла кызының исемен атар идем. Төгәл, белемле, сәләтле укытучыма гомер буе рәхмәтлемен. Без кечкенәдән үк аңа охшарга тырыштык. Инде үзем укытучы булгач, укучыларымнан рәхмәт хатлары алам. Рәхмәт сүзләрен әйтүче укучыларың булу – үзе бәхет бит ул. Тормыш булгач, төрле чак буладыр, бәлки миңа үпкәләүчеләр дә бардыр. Әмма үземә әйткәннәре юк. – Сезнең мәктәпнең чыгарылыш укучылары арасында укытучы һөнәрен сайлаучылар бармы? Соңгы елларда татар теле һәм әдәбияты буенча нинди уңышларга ирештегез? – Минем укучыларым арасында да укытучы һөнәрен сайлаучылар бар. Казан, Чаллы мәктәпләрендә укыталар. Безнең мәктәптә дә эшләүче укучым булды. Мин сәләтле укучыларны телне өйрәнүгә, иҗат эшенә тартам. Татар теле һәм әдәбиятыннан ел саен берничә республика призерлары әзерлим.
4 ел рәттән «Илһам» Бөтенрәсәй бәйгесендә укучыларым призер булды, узган ел Азалия Салихова драматургия номинациясендә җиңү яулады. «Көмеш каләм» бәйгесенең төрле номинацияләрендә җиңү яулыйлар. Ике укучым (Габбасова Л., Салихова А.) «Көмеш кыңгырау» газетасының Ш.Галиев премиясе ияләре булдылар. – Бүгенге укучылар белән уртак тел табу авырмы? – Һәр заманның үз кешесе, дигәндәй, чыннан да, хәзерге заман баласы бик үзенчәлекле. Дөньяга карашлары, уй-фикерләре үзгә. Әмма безнең буын заманга яраклашып өйрәнгән. Бүгенге балалар белән дә уртак тел табып була. Ихласлык кирәк моның өчен. Кайвакытта алар белән яшьтәшләрчә аралашасың, кайвакытта зурларча. Ситуациягә карап. Әмма һәр кеше дә гаделлекне, сүздә торуны ярата. Мин дә балаларда вәгъдәне тоту, кешеләрне хөрмәт итү кебек асыл сыйфатлар тәрбияләргә тырышам. Бу – үзара хезмәттәшлек. – Тормыш девизыгыз? – Һәрвакыт алга! Артка юл юк! Мин бик үҗәт һәм максатчан кеше. Җиңелдем дип, авыз салындыра торганнардан түгел, ә җиңәргә омтылам – Яшәү мәгънәсе сезнең өчен нәрсә? – Минем өчен яшәү мәгънәсе – кешеләргә кирәк булу. Муса Җәлил: «Син яшәмә җирдә файдасыз бер түмгәк булып тигез урында», – дигән бит.
Минем өчен дә яшәү мәгънәсе гаиләмә, балаларыма, туганнарыма, әти-әниемә, укучыларыма, коллегаларыма кирәк булуда. – Кешеләрдә нинди сыйфатларны яратмыйсыз? – Кешедәге ихласлыкны яратам. Сине тиң күреп, ихлас аралашкан кешегә генә ышыныч арта. Икенче сыйфат – төгәллек. Алдашуны яратмыйм. Әйтелгән сүз үтәлергә тиеш. Вәгъдәдә тормау ошамый. – Өстәл китабыгыз бармы? – Фәнис Яруллинның «Күңел яктысы» шигырьләр җыентыгындагы һәр әсәр – тормыш дәресе. Эч пошты исә, шул китапны кулыма алам. Күп шигырьләрен яттан беләм. Дәрестә дә көтелмәгән ситуацияләр туган чагында Фәнис Яруллин шигырьләреннән җавап табам. – Соңгы елларда күп сәяхәт итәсез. Кайларда булдыгыз? Сәяхәтләр сезгә нәрсә бирә? – Әйе, каядыр барырга яратам. Минем өчен диңгез буенда ял су керү генә түгел, ә беренче урында – барган илнең мәдәнияте, тарихы белән кызыксыну.
Әйтик, Төркиядә – Борынгы Сиде шәһәрендәге грек мәдәнияте, Истанбулда – Госман империясенә бәйле тарихи урыннар: «Великолепный век» фильмын төшергән урыннар, Хюррем солтан мунчасы, дөнья могҗизасы саналган Помуккале. Мисырда Каһирәдә урнашкан дөнья могҗизасы саналган пирамидаларны, сфинксныи күрү – үзе ни тора. Барысы да мине рухи яктан баетты. Дөньяның төрле могҗизасын, без тарих, география дәресләрендә өйрәнгән мәгьлүматларны күз белән күрү әйтеп бетермәслек тәэсирләр калдыра. Сәяхәт дигәндә, «Ел укытучысы» финалисты буларак, профсоюз оешмасы сәяхәт-юллама бирде. Теплоходта Идел буйлап Түбән Новгород шәһәренә бару да күңелдә әйтеп бетергесез хисләр, хатирәләр калдырды. – Хәзерге яшегезне яратасызмы? Иң бәхетле вакытлар? – Әлбәттә, җырдагыча, минем елларым – минем байлыгым. Аллаһка шөкер, шушы яшькә җитү – үзе бәхет.
Иптәшем 44 яшендә китеп барды. Хәзер мин ирем белән күңелдән сөйләшкәндә: «Синнән 4 ел артыграк яшәдем», – дип әйтәм. Иң бәхетле вакыт – беренче тапкыр гашыйк булган, якты хыяллар белән яшәгән чор. – Тормышта иң зур уңышыгыз? – Иманлы бала тәрбияләү. Минем улым – иң зур байлыгым. Аллаһка мең шөкер. Кечкенәдән сәхнәдән төшми үссә дә, тормышта үз юлын төзелештә тапты. Инженер булып эшли. Тәртипле, гадел булганы өчен эшендә бик яраталар. – Аны тәрбияләгәндә иң үтемле алым? – Кара-каршы утырып сөйләшү, аңлашу. Бу дөнья мәңгелек түгел, шундый итеп яшәргә кирәк, үкенерлек булмасын, дип киңәш бирәм. – Яраткан шөгылегез? – Иҗат итү. Күңел кыбырсыганда, шигырьләр сызгалыйм. Төрле бәйрәм-кичәләргә сценарийлар язарга яратам. Сәхнәгә чыгып җырлаганым булмаса да, җырларга бик яратам.
Ә биюне әйткән дә юк инде. Бер сүз белән әйткәндә, иҗат эше – ул минеке. – Елның кайсы фасылын, атнаның кайсы көнен яратасыз? – Яз аен. Кыштан арынып, табигать уянган чак күңелгә якын. Дүшәмбе көнне яратам. Ялгыз яллардан соң, эшкә барасың. – Нинди холыклы кеше сез? – Урыны белән ачы җилдәй усал, урыны белән майдай йомшак. – Күңелегез төшкән чакларда нишлисез? –Бер ноктага карап, озак кына уйланып утырам да, сикереп торып, физик эш эшлим. – «Яңарыш» газетасына теләкләрегез? – «Яңарыш» – Удмуртия татарларын гына түгел, ә Әгерҗе районы татарларын да берләштерүче газета.
Матбугат бит ул – өлкән буынның яратып укый торган дусты. «Яңарыш» газетасы яшәсен, яшь буын арасында да үз укучысын табып, үссен, тиражы артсын. Һәм, әлбәттә, укучысын үзенә тартырлык яңа рубрикаларга баесын дигән теләктә калам. Мин ышанам: милли рухлы газетабыз булганда, татар телебез, милләтебез инкыйразга юлыкмас. – Эльмира ханым, әңгәмәгез өчен бик зур рәхмәт. Киләчәктә дә сезнең белән элемтәбез нык булыр дип ышанам.