Кичә, 18 апрель, «Пирамида» концертлар залында узган гала-концертта «Яңа татар җыры – IV» бәйгесенең җиңүчеләрен игълан иттеләр. Бәйгедә «Иң яхшы татар җыры» номинациясендә 1нче урынга шагыйрь Булат Ибраһим һәм композитор Миләүшә Хәйруллина лаек булды. «Шагыйрь» җырын Татарстанның атказанган артисты Руслан Сәйфетдинов башкарды.
«Яңа татар җыры» – Ваһапов фондының татар милләтенең хәзинәсе булган моңлы, сыйфатлы, яңа җырлар булдыру, киләчәк буынның иҗади мирасын баету, татар җырларын камилләштерүгә юнәлдерелгән проекты.
Фото: Татар-информ