tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Безнең җыр» лабораториясенең гала-концертында өр-яңа 21 җыр яңгыраячак
«Безнең җыр» лабораториясенең гала-концертында өр-яңа 21 җыр яңгыраячак

«Безнең җыр» лабораториясенең гала-концертында өр-яңа 21 җыр яңгыраячак

«Безнең җыр» лабораториясенең гала-концертында өр-яңа 21 җыр яңгыраячак. II «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концерты 28 май көнне Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә булачак.

«Без «Безнең җыр» лабораториясенең 2019 елгы уңышы кабатланырга тиеш дип саныйбыз», – диде «Калеб» яңа буын иҗат берләшмәсенә нигез салучы, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова әлеге чарага багышланган матбугат конференциясендә.

«Калеб» яңа буын җыены II «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең икенче сезоны узган елның сентябрендә башланды. Ноябрь һәм февраль айларында проектның тыңлап карау этаплары узды.

Иҗат лабораториясенең беренчесе жюри белән эшләсә, икенче сезонда оештыручлар жюри белән эшләүдән баш тарткан. Яңа җырларны бәяләү өчен экспертлар җәлеп ителгән. Иҗатчылар белән ТРның Дәүләт Камера хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдарова, шагыйрь Рәмис Аймәт, шулай ук Зөлфия Авзалова эшләгән.

Гала-концертның сценарий авторы – Резеда Гобәева. Режиссер – Радик Бариев.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*