Бөтендөнья татар Конгрессы оештырган пресс-тур белән Киров өлкәсе Малмыж районында булып кайттык. Сәяхәтебез Малмыжның «Алтын ачкыч» балалар бакчасы белән танышудан башланып китте. Кайларда гына булмадык: «Дуслык» газетасы редакциясе, үзәк китапханә, Иске Йөрек авылы музее, мәчете, Татар Кумбашы авылы осталары белән танышу, Яңа Смәил авылы мәдәният йорты, мәчет, мәктәп… Читтә яшәүче милләтәшләребез белән аралашу онытылмаслык хәтирәләр калдырды.