Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Усть-Ишем авылы мәчетендә булды. Мәчет 2000 елдан бирле эшли.
Шулай ук бүген Васил Шәйхразыев Омск өлкәсенең су басудан зыян күргән авылларына да барачак. Исегезгә төшерәбез, Омск өлкәсе Усть-Ишем районында 8 майга каршы төндә, дамбаны җимереп, су авыл урамнарына керә башлый. Өйләр тәрәзәгә кадәр суда була.