tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Хатыйп Миңнегулов: Исхакыйны хөрмәт итәбез икән, Яуширмә авылы да ялтырап торырга тиеш
Хатыйп Миңнегулов: Исхакыйны хөрмәт итәбез икән, Яуширмә авылы да ялтырап торырга тиеш

Хатыйп Миңнегулов: Исхакыйны хөрмәт итәбез икән, Яуширмә авылы да ялтырап торырга тиеш

КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов фикеренчә, Гаяз Исхакыйны хөрмәт итәбез икән, Яуширмә авылы да ялтырап, «көлеп» торырга, анда халык агылырга тиеш.

«Ләкин аны оештыру да кирәк: халыкның үзеннән һәм җитәкчелектән дә тора бу. Гаяз Исхакый, Габдулла ТукайГалимҗан Ибраһимов һ.б. Алар барысы да бөек затлар. Яуширмәне мин татарның иң изге урыннарның берсе дип саныйм. Язучыларыбыз, галимнәр, җәмәгать эшлеклеләребез бар. Ә Исхакый – боларның барысын үзендә туплаган. Әле без аның олыгыгын тиешенчә аңлап та, бәяләп тә бетермибез», – диде галим җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, язучы Гаяз Исхакыйның вафатына 70 ел тулу уңаеннан Чистай районы Яуширмә авылына сәфәрендә.

Хатыйп Миңнегулов азмы-күпме Гаяз Исхакый иҗатын өйрәнүен әйтте.

«Китапларым да бар. Фәлән ел элек Дүшәнбедә булган идем. Дипломат-галимнәр белән сөйләштем, алар татар телен дә, төрек телен дә белә. «Сез Исхакыегызны тиешенчә аңламыйсыз бит. Аңа читтән карарга кирәк», – дип әйткәннәр иде. Без боларның үзәгендә яшәп, һаман да төшенеп җитә алмыйбыз. Җитәкчеләр дә тиешенчә аңлап, бәяләп бетерә алмый, бәлкем, курку да бардыр. Галим-профессор булсам да, мин дә аңлап бетерә алмыйм. Чөнки ул зур шәхес. Бөтен яктан килгән! Ул бөек пьедесталга күтәрерлек зат», – диде ул.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*