tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Рәссам Гүзәл Хәйбуллова: Татарлар турында дөньяда күбрәк белсеннәр иде
Рәссам Гүзәл Хәйбуллова: Татарлар турында дөньяда күбрәк белсеннәр иде

Рәссам Гүзәл Хәйбуллова: Татарлар турында дөньяда күбрәк белсеннәр иде

24 августта Казан үзәгендә «Печән базары» гөрләп узды. Анда катнашкан рәссам Гүзәл Хәйбуллова рәсемнәрне татар җырларыннан илһамланып ясавы турында әйтә.

Мине татар җырлары илһамландыра. Туганнан бирле рәсем ясыйм, дисәм дә була. Һәрбер рәссам иҗаты башында үзенә юнәлеш сайлый, мин милли теманы сайладым.

Үзем Самарада туып үсеп, күбрәк руслар арасында яшәсәк тә, әти-әнием һәрвакыт татарлыкны саклап калырга тырышты. Күптән түгел Истанбулда күргәзмәм булды, тиздән Казанда күргәзмә үткәрергә телим.

Үземне төрки рәссам буларак ачасым килә, татарлар турында дөньяда күбрәк белсеннәр иде, ди ул.

«Печән базары» базарында катнашучылар белән «Интерта» сайты өчен Зөлфия Шәвәлиева сөйләште.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*