tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтара килешүчәнлеккә ни яный?
Милләтара килешүчәнлеккә ни яный?

Милләтара килешүчәнлеккә ни яный?

Казанда татар милли матбугатының Х Бөтенроссия форумы узды.

Чарада илнең 33 регионнан килгән теле-радио, басма матбугат чаралары редакторлары һәм журналистлар, федераль экспертлар, матбугат профиле буенча эшләүче хөкүмәт структуралары вәкилләре катнашты.

Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узган форумда Самара өлкәсен мин, “Бердәмлек” өлкә татар газетасының баш мөхәррире Данияр Сәйфиев, Самара өлкәсе сайты баш мөхәррире Ксения Морозова һәм “Камышлы хәбәрләре” газетасы хәбәрчесе Рәисә Төхбәтшина тәкъдим иттеләр.

Башка форумнардагы кебек үк, чара дәүләтнең милли сәясәтен тормышка ашыру буенча яңа һәм уңышлырак юллар эзләүгә, Россия халыкларының мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен, телләрен саклауда матбугат чараларының роленә багышланган иде.

Форумның тантаналы ачышы алдыннан матбугат хезмәткәрләрен Татарстан Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге белән таныштырдылар. Россиядәге беренче Халыклар дуслыгы йорты Казанда 1999 елда барлыкка килгән. Хәзерге вакытта Республикада 265 милли-мәдәни оешма теркәлгән, шуларның 42се региональ статуска ия булган.

Халыклар дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров сүзләренә караганда, беренче мәлләрдә оешма эше “бер халык – бер тавыш” принцибы буенча төзелгән, диннән һәм сәясәттән ераграк торган, бөтен эш мәдәният-сәнгать тирәсендә генә алып барылган.

Бүген Татарстан Республикасының Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлеге биш катлы йортның дүрт мең квадрат метрында кайный. Биредә милли оешмалар, ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендәге Татарстан халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты хезмәткәрләре кабинетлары, концерт һәм тантаналар заллары, конференц-зал, сөйләшүләр бүлмәсе, Халыклар дуслыгы йорты хезмәткәрләре кабинетлары, мәгълүмат үзәге, костюмнар бүлмәсе, хореография залы, музей, грим бүлмәләре һәм якшәмбе мәктәпләре класслары урнашкан. Биредә 23 төрле милләт балаларын укытырлык урын бирелгән, вокал һәм хореография класслары да бар. Тик укытучыларны гына һәр милләт үзе табарга тиеш, ә менә укытучыларның хезмәт хакы шәһәр бюджетыннан килеп тора. Һәр милләт өчен бюджет исәбеннән үз сайтлары булдырылган һәм “Безнең йортыбыз – Татарстан!” дип аталган бердәм интернет-порталга тупланган. Һәр оешмага методист бүлеп бирелгән. Алар мәкаләләр язарга һәм сайтка куярга ярдәм итәләр. Әлбәттә, әлеге тыныч булмаган дөньяда шундый системалы хөкүмәт эше милләтләр мәдәниятен, рухи кыйммәтләрен саклау һәм үстерү эшенә гаять зур ярдәм.

Форумның икенче көнендә Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта шушы катлаулы заманда милләтләр арасында ызгыш тудырырга маташкан көнбатыш илләре идеологиясе белән көрәш юллары турында җитди сүз алып барылды. Пленар утырыш һәм сессияләр спикерлары мәдәниятләр төрлелеген, гореф-гадәтләрне саклап калу темаларын күтәрделәр. Бигрәк тә миграция сәясәте, милләтара ызгышларны кисәтү һәм дөреслеккә туры килмәгән яңалыклар белән көрәш алып бару темалары көн кадагына куелды.

– Бүгенге вазгыятьтә хөкүмәт массакүләм матбугат чараларыннан башка чыгыша алмаган булыр иде. Без халык белән турыдан-туры элемтәдә булырга тиешбез, — дип сөйләде ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Шул ук фикерләр Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары Илдар Гыйльметдинов, Россия халыклары йорты советы рәисе Андрей Худолеев, “Интерфакс” агентлыгы генераль директоры урынбасары Николай Касьянов, этникара Журналистика гильдиясе президенты Маргарита Лянге, ВГТРК рәисе урынбасары Рифат Сабитов чыгышларында да яңгырады.

Мин аралашкан редакторларның сүзләренчә, мондый очрашулар дәүләтнең милли сәясәте нечкәлекләрен аңларга, заманча технологияләр һәм инструментлар кулланып, тикшерелгән хәбәрләрне генә укучыга аңлаешлы итеп җиткерергә ярдәм итә.

Шунысы да игътибарга лаек — быелгы форум 30 августка, Татарстан Республикасы көненә туры китерелгән иде. Шулай итеп, редакторлар татар халкының бай тарихы һәм мәдәнияте белән танышырга да, төп максатларына ирешергә дә өлгерделәр.

Данияр СӘЙФИЕВ

Чыганак: «Бердәмлек»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*