tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мордовиядә Өлкәннәр хөрмәттә
Мордовиядә Өлкәннәр хөрмәттә

Мордовиядә Өлкәннәр хөрмәттә

Регионыбызда өлкән яшьтәге кешеләр халык санының 28% тәшкил итә.

Халыкара өлкәннәр көне – көзге бәйрәм, ул бөтен дөньяда 1 октябрьдә билгеләп үтелә. Мордовиястат мәгълүматларына караганда, 2024 ел башына республикада 60 яшьтән өлкәнрәк 217 365 кеше яшәгән, бу төбәк халкының 28% тәшкил итә. Өлкән яшьтәге кешеләрнең күпчелеген хатын – кызлар – 63%.

Яше булуга карамастан, өлкән буын гаиләләр төзүне дәвам итә. Әйтик, 2023 елда 60 яшь һәм аннан өлкәнрәк 131 ир-ат һәм 89 хатын-кыз никахларын теркәгән.

Өлкәннәр көнен генә түгел, декадасын, айлыкларын үткәрәләр. Шулай, Темников районы Тархан авылы администрациясе, клубы һәм китапханә хезмәткәрләре Өлкәннәр айлыгы кысаларында авылның хөрмәтле олылары өчен түгәрәк өстәл артында “Чәй эчү” чарасы оештырган. Чәй эчү – күңелле вакыт үткәрү, ул аралашу һәм ял итү өчен бик яхшы сәбәп. Бигрәк тә табын янында кунаклар күп булганда. Чара яхшы, дустанә шартларда котлаулар, истәлекләр һәм күңелле аралашулар гармунга көйләп җырлаулар белән үрелеп барган. Алар сәламәтлек, бәхет, мәрхәмәт һәм тынычлык теләп таралыштылар.

Өлкәннәр көне – ул бәйрәм генә түгел, ә илнең киләчәк буынын тәрбияләү эшенә, һөнәренә җанын салган кешеләргә хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге дә. Шулай, Мордовия мәктәп укучылары да ветераннарны искә алу һәм кайгыртуны белдереп открыткалар, чәчәкләр бүләк итү акциясендә катнашалар, алар белән төрле темаларга әңгәмә тоталар; мәдәниятыбызның, тормышыбызның мө-һим өлеше булуын күрсәтәләр. Мондый чаралар буыннар арасындагы элемтәне ныгыта һәм безгә кешелек мөнәсәбәтләренең әһәмиятен искә төше-рә.

Рузаевка районы Татар Пешлә авылында да өлкәннәрне хөрмәт итү гадәттә. Авыл мәктәбендә төрле чаралар үтеп килә, ә Мәдәният йорты җитәкчесе Наталья Анатольевна Чалдаева бу декадник турында болай ди: “Өлкәннәр көне – ул якты һәм күркәм бәйрәм; без өлкән буынны һәрвакыт кайгыртабыз һәм игътибар белән чолгап алабыз. Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында 5 октябрьдә Татар Пишләсе авылында “Ә тормыш һәрвакыт матур булып кала!” акциясен үткәрдек. Авыл урамнарында өлкәннәрне котладык һәм олыларның күңелләренә шатлык өстәдек.

Без өлкән буынны хәтерлибез һәм хөрмәт итәбез. Өлкәннәр яхшы сүзгә, игътибарга һәм кайгыртуга мохтаҗ.”

Чыганак: Газета “Юлдаш”

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*