tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Танылган язучы Алмаз Хәмзин Гамил Афзал премиясенә лаек булды
Танылган язучы Алмаз Хәмзин Гамил Афзал премиясенә лаек булды

Танылган язучы Алмаз Хәмзин Гамил Афзал премиясенә лаек булды

Гамил Афзал премиясе татар әдәбиятының юмор һәм сатира үсешенә зур өлеш керткән язучыларга тапшырыла.

2011 елда Актаныш районында гамәлгә куелган әлеге әдәби бүләккә быел танылган язучы, «Чаян» журналы мөхәррире булып эшләгән, композитор, җырчы, артист Алмаз Хәмзин лаек булды.

Актаныш районы Такталачык авылында туган Гамил Афзал исеме әдәбият сөючеләргә яхшы таныш.

Кыю фикерле, үткен тел белән язылган сатирик әсәрләре белән данлыклы әдибебез ул. Танылган якташыбызның исемен мәңгеләштерү йөзеннән 2011 елда Актаныш муниципаль районы башлыгы карары белән Гамил Афзал премиясе булдырылды.

Татарстан Язучылар берлеге тәкъдимендә әлеге бүләк иң оста юмор- сатира әсәрләре язучыларга тапшырыла башлады. Туфан Миңнулин, Фәнзаман Батталга, Марат Әмирханов, Әмирҗан Моталлапов, Камил Кәримов, Ләбиб Лерон, Данил Салихов, Дамир Гыйсметдинга әлеге дәрәҗәле премиягә ия булдылар. Марсель Галиев, Ленар Шәех, Ләйсән Мөгътәсимова да Гамил Афзал бүләге хуҗалары.

2024 елда исә мәртәбәле Гамил Афзал премиясенә Алмаз Хәмзин лаек дип табыла. Әлеге бүләкне Алмаз әфәндегә Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов һәм Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тапшырды.

Ленар Рафак улы татар халкына, милләтенә хезмәт иткән халык шагыйре, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Гамил Афзал әсәрләренең  әле дә актуаль булуын асызыклады. Тирән кичерешләргә ия язучылар иҗатлары, әсәрләре белән халкыбызны, җәмгыятебезне тәрбияләүдә зур роль уйный. Яу кырындагы егетләребезнең исән-сау кайтып, матур әдәби әсәрләр укуларын, шагыйрьләребезнең эчтәлекле, мәгънәле җырларын тыңлап, рухи яктан баюларын теләде. Гамил Афзал сатира-юмор әсәрләреннән тыш бик матур җырлар, фәлсәфи шигырьләр авторы да.

Ркаил Зәйдулла, бу хакта залда утыручыларга искәртеп, әлеге премиягә лаек булу һәркем өчен шатлык, горурлык дип ассызыклады. Киләчәктә дә яраткан әдипләребезнең дәвамы булып каләм тибрәтүчеләр үсеп чыгар дигән фикерен җиткерде.

Алмаз Хәмзин сөенечле хисләрен уртаклашып, туган илебезгә хезмәт итүенең олы бәхет икәнен җыры белән раслады. Хөрмәтле бүләк иясенең Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Инсаф Хәбибуллин аккомпаниаторлыгында «Туган җирем Татарстан» җыры алкышларга күмелде.

Актаныштагы әдәби көн  “Яшь каләмчеләр” республикакүләм иҗат фестиваленең йомгаклау тантанасы белән тәмамланды.

Чыганак: aktanysh-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*